news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар Ягафаров: Татарстан Кинематографистлар берлеге шактый актив эш алып бара

Илдар Ягафаров: Татарстан Кинематографистлар берлеге шактый актив эш алып бара
Фото: «Татар-информ», Рамил Гали

Татарстан Кинематографистлар берлеге идарәсе рәисе, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, кинорежиссёр Илдар Ягафаров ассызыклавынча, берлек шактый актив эш алып бара. Бу турыда ул «Татар-информ»да берлекнең 45 еллыгы уңаеннан узган матбугат конференциясендә әйтте.

«Татарстан Кинематографистлар берлеге шактый актив эш алып бара. Бирегә үз хезмәтләренең осталары җыелган. Әлбәттә, проблемалар да килеп чыгып тора. Әмма без республикада һөнәри кинематограф барлыгын исбатлыйбыз. Безнең оешмага 1981 елның 16 мартында нигез салынган. Ул Россия Федерациясе Кинематографистлар берлегенең төбәк бүлекчәсе буларак эшли. Россиякүләм берлектә 5 меңнән артык әгъза бар, 80 артык регион бүлекчәләре бар. Бинабыз юк иде. Ярдәм өчен без ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка да нык рәхмәтлебез», – ди ул.

Кинодраматург Мансур Гыйләҗев исә яшьләр иҗатына да тукталып үтте.

«Берлек кинематографистларның барлык цехларын колачлый. Монда бик күп сәнгать әһелләре тупланган. Еш кына яшь шагыйрьләр һәм прозаиклар сценарийлар язгач, кая барырга икәнлекне белми. Ә берлек исә аларның тәкъдимнәре өчен һәрвакыт ачык. Әлбәттә, бу кайда белем алу соравы да туа. Бу җәһәттән ВГИК, Әдәби институтлар бар. Узган ел яшь драматурглар өчен «Алмачуар» бәйгесен үткәргән идек. Шунда аларның белем дәрәҗәләре борчу тудырды», – дип билгеләде ул.

  • Очрашу барышында шулай ук берлекнең үсеше һәм киләчәккә планнары турында сүз булды. Республика киноиндустриясе вәкилләре төшергән фильмнардан эпизодлар күрсәтелде.
Фоторепортаж: Рамил Гали
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100