news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар Ягъфәровның "Югалту" фильмы Мәскәүдә күрсәтеләчәк

Россия төбәкләре белән таныштыручы иҗади проект кысаларында Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте хәзинәләре һәм казанышлары тәкъдим ителәчәк.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). 9 ноябрьдә Мәскәү шәһәренең Бунин исемендәге китапханәсендә режиссер Илдар Ягъфәровның «Югалту» картинасы күрсәтеләчәк, дип хәбәр итә Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте. “Милли мохит” проекты кысаларында оештырылган әлеге иҗади чарада Татарстан Республикасы мәдәнияте тәкъдим ителәчәк.

Кичәдә «Мирас» татар җыры ансамбле чыгыш ясаячак, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зәмзәмия Сәхабетдинованың шәхси коллекциясендә сакланган татар көнкүреше әйберләре күргәзмәсе узачак.

“Милли мохит” проекты ай саен Мәскәү халкын Россия төбәкләре белән таныштырып, милли кино үрнәкләрен тәкъдим итә. Татар мәдәниятенә багышланган кичә Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиллеге ярдәмендә Мәскәү шәһәренең Пресненск районы Яшьләр иҗтимагый оешмасы тарафыннан үткәрелә.

Мәгълүм булганча, Илдар Ягъфәровның "Югалту" (2012) фильмы кешеләр арасындагы мөнәсәбәт, туганлык җепләре, глобализация чорында тел, мәдәниятне саклау мәсьәләләре, бер милләт халкының бүленеш проблемаларын яктырта. Рольләрне Равил Шәрәфиев, Радик Сәлимов, Елена Сәлимова, Ирек Хафизов, Марсель Тимофееев  башкара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100