Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Илдар Ягъфәровның «Исәнмесез?!» фильмының Мәскәү премьерасы була
Фильм 15 март көнне 19.00 сәгатьтә була. Керү ирекле.
(Казан, 13 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Илдар Ягъфәровның «Исәнмесез?!» фильмы Мәскәүдә 1000нән артык урыны булган зур залда күрсәтеләчәк.
«Бу фильмның Мәскәү премьерасы булачак», — диде Илдар Ягъфәров «Татар-информ» хәбәрчесенә. Ул Мәскәү халкын һәм кунакларын яңа фильмны карарга чакырды.
«Фильм Кино йортының Зур залында күрсәтеләчәк. Кинокартинаны оператор Рафик Галиев белән икәү тәкъдим итәчәкбез. Соңыннан тамашачы белән очрашып фильм турында фикер алышырга әзербез», — диде режиссер.
Фильм 15 март көнне 19.00 сәгатьтә була. Керү ирекле.
- Адресы: Васильевская урамы, 13 нче йорт. Белорусская метро станциясе.
- Фильмның Мәскәү премьерасы РФ Кинематографистлар союзы ярдәме белән оештырыла.
- «Исәнмесез?!» фильмы Мансур Гыйләҗев киносценарие буенча төшерелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз