Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илдар Ягъфәровның «Исәнме сез?!» фильмы трейлеры быел апрельдә чыгар дип көтелә
Режиссерның иң масштаблы картинасында 34 актер һәм күмәк күренешләрдә сиксәнгә якын кеше катнаша.
(Казан, 17 март, «Татар-информ», Оксана Романова). Режиссер Илдар Ягъфәровның «Исәнме сез?!» фильмы (аны февраль аенда төшерә башладылар) трейлеры инде быелның апрелендә үк чыгачак. Илдар Ягъфәров «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта һәм май аенда картинаны төшерү дәвам итәчәге турында сөйләде.
«Без фильмның кышкы эпизодларын Зәйдә төшердек, әмма картинаның иң зур өлешен җәйге эпизодлар тәшкил итә, шунлыктан май аенда фильмны төшерү эшләре дәвам итәчәк. Картина 2021 елның март ахыры — апрель башында әзер булыр дип көтелә. Трейлерын быелның апрелендә күрерсез дип өметләнәм. Булган материалны күрсәтергә кирәк, бәлки, кемдер хезмәттәшлек итәргә теләк белдерер», — диде режиссер.
Ягъфәров билгеләп үткәнчә, фильмның сценариен язганнан алып аны төшерә башлаганчыга кадәр ике ел вакыт узган. Шушы вакыт эчендә режиссер Фәрит Бикчәнтәев белән хезмәттәшлектә Камал театры сәхнәсендә шул ук исемдәге спектакль дә куелган. Фильм авторы искәрткәнчә, «Исәнме сез?!» фильмының киноверсиясе ТР Президенты ярдәмендә төшерелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз