news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илдар Ягъфәров Татарстанда Кино фонды оештырырга тәкъдим итә

Илдар Ягъфәров Кино фондының бюджеты 120 миллион булырга тиеш дип фаразлый.

Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров Татарстанның Кино фондын оештырырга тәкъдим итә.

«Безнен һәр иҗатчыбыз кино төшерергә акча табу өчен төрле җитәкчеләргә хат яза. Бөтенесе бер капканы кагарга тиеш — Кино фонды аша үтсен иде», — диде Илдар Ягъфәров ТР Дәүләт Советында Татарстан Республикасында кинематография үсеше турындагы түгәрәк өстәл утырышында.

Илдар Ягъфәров Кино фондының бюджеты 120 миллион булырга тиеш дип фаразлый. Кинорежиссёр фикеренчә, бу акчага елына 3-4 яхшы фильм төшереп булыр иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot