news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар Ягъфәров Казан кинофестивале исеменнән “мөселман” сүзен алырга тәкъдим итте

Дин белән бәйләү фестивальне чикли, дип саный Татарстан Кинематографистлар берлеге рәисе.

Илдар Ягъфәров Казан кинофестивале исеменнән “мөселман” сүзен алырга тәкъдим итте
Рамиль Гали

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров Казан халыкара мөселман киносы фестивале исеменнән “мөселман” сүзен алырга тәкъдим итте. Бу турыда танылган режиссер “Татмедиа” генераль директоры Андрей Кузьминга интервьюда әйтте.

Илдар Ягъфәров сүзләренчә, фестивальнең исемен дин белән бәйләү фестивальне һәм ул үз программасында күтәреп чыга алырлык проблемаларны да чикли.

“Мин – мөселман, бу минем дин, ул минем үземдә, минем гаиләдә, минем традицияләрдә. “Мөселман” сүзе кулланылгач, фильмнар күрсәткәндә, чикләүләр барлыкка килә, кешеләргә иркенләп аралашырга комачаулый. Миңа калса фестивальгә яңа сулыш бирергә кирәк”, ди режиссер.

Кинематографист фикеренчә, хәзер Казан – зур мәдәни һәм туристлык үзәге, шуңа күрә фестиваль, иң элек, төрле конфессия вәкилләрен һәм төрле җирләрдән тамашачыларны җәлеп итүче туристлык вакыйгасы булырга тиеш.

Әңгәмәне тулысынча sntat.ru сайтында укырга мөмкин. Видеоны YouTube та “Татар-информ” каналында күреп була.

Телевизион версияне “Татарстан 24” телеканалында “Интервью без галстука с Андреем Кузьминым” программасында шимбә -18.30 һәм якшәмбе көнне 13.30 сәгатьтә карап булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100