news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илдар Ягъфәров: “Иң мөһиме – фестиваль Татарстанда кино булырга тиешлекне искә төшереп тора”

Голәмәләр Советы рәисе Рөстәм Батров исә бу фестиваль Татарстан кино үсешенә генә этәргеч бирми, үз тормышыбыз, тарихыбыз, рухыбыз турында уйланырга этәрә, дип исәпли

(Казан, 15 август, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген VIII Казан халыкара мөселман кинофестивален оештыруга багышланган матбугат очрашуында режиссерлар һәм дин әһелләре кинофорум хакында үз фикерләрен җиткерде.
Егерме елдан артык Үзбәкстанда кино төшергән, Татарстанда 5 ел яшәүче Фәрит Дәүләтшин бу фестивальне үзе өчен һәм, гомумән, бөтен Татарстан өчен зур бәйрәм, дип саный. “Бик күп театр, эстрада фестивальләре уза. Әмма кино – ул бөтенләй башка. Анда халык күп йөри, кино кешене күп җәлеп итә, алар безнең һәм башка илләрнең фильмнарын карый ала. Билгеле: бүгенге көндә Интернет аша теләсә кайсы фильмны чыгарып алып була.
Әмма фестиваль бу фильмнарны “тудырган” кешеләр белән “тере” очрашулар һәм тәэсирләр алып килә. Беренчедән, алар белән теге яки бу агым, формалар турында фикер алышасың. Нәфис фильмнар эшләүчеләргә һәрвакыт бу өлкәдәге, Европа һәм Америка киносындагы яңалыклардан хәбәрдар булырга, бүгенге юнәлешләрне һәм формаларны белергә, вакыйгалар үзәгендә “кайнарга” кирәк.
Бу фестиваль, миңа калса, бик күп кешеләрне берләштерә. Кинофестивальләрдә Татарстанда бик күп режиссерлар бар дигәнне ишетергә туры килә, әмма тормышта мин аларны очратмыйм. Ә фестивальдә без очрашабыз, сөйләшәбез. Минемчә, безгә инде күптәннән бер көчле җәмгыятькә берләшергә, Татарстан кинематографиясен алга җибәрергә кирәк. Мин моны 2005 елда кинофестиваленең жюри составында эшләгәндә үк аңладым”, - диде Фәрит Дәүләтшин.
Яшь режиссер Илдар Ягъфәров та бу фестивальне вакыйга, дип саный. “Без бу фестивальдә очрашабыз, фикерләшәбез. Чөнки ел буена беркемне күрмисең, кино төшерәсең, вакыт та юк. Ә менә фестивальдән без энергия алабыз, бер-беребез белән киңәшләшәбез, бәхәсләшәбез. Иң мөһиме – фестиваль Татарстанда кино булырга тиешлекне искә төшереп тора”, - диде ул.
Голәмәләр Советы рәисе Рөстәм Батров исә бу фестиваль Татарстан кино үсешенә генә этәргеч бирми, үз тормышыбыз, тарихыбыз, рухыбыз турында уйланырга этәрә, дип исәпли. Ул быел кинофорумга тәкъдим ителгән “Югалган”, “Бибинур” кебек фильмнарның шул хакта булуын искәртте. “Бу вакыйга кешеләр булып калырга, этләргә әйләнмәскә ярдәм итә”, - диде ислам белгече.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot