Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илдар хәзрәт Сафиуллин Бөтендөнья татар конгрессының медале белән бүләкләнде
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Ульяновск өлкәсендә. Биредә Ульяновск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте оешу уңаеннан тантаналы чара һәм нәзарәт эшчәнлегенә нәтиҗә ясау булды.
Васил Шәйхразиев җыелган кунакларны сәламләде һәм Ульяновск өлкәсе Мөселманнары Диния нәзарәтен әлеге истәлекле вакыйга белән котлады. Ул Ульяновск өлкәсе мөфтие, региональ Диния нәзарәте рәисе Илдар хәзрәт Сафиуллинга Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медален тапшырды, дип хәбәр итә конгресс матбугат хезмәте.
Илдар хәзрәт Сафиуллин Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлеген югары бәяләде һәм мөфтиятләрне берләштерүдә зур эш башкарган өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Шулай ук ул Ульяновск өлкәсе мөселманнары алдындагы казанышлары өчен Васил Шәйхразыевка «Аль-ихлас» медален тапшырды.
Чарада Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Русских, Ульяновск өлкәсе мөфтие, региональ Диния нәзарәте рәисе Илдар хәзрәт Сафиуллин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев, Самара өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мөфти Талип хәзрәт Яруллин, Марий Эл Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мөфти Фәнүз хәзрәт Сәлимгәрәев катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз