news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар Суфияровка үлгәннән соң Россия Герое исеме бирелде

Уфада яшәгән Илдар Суфияровка үлгәннән соң Россия Герое исеме бирелде. Бу хакта Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров телеграм-каналында язды.

Хәрбигә исем Россия Президенты Владимир Путин указы нигезендә бирелгән. Суфияров өлкән лейтенант, «Башкортстан» полкы икенче мотоукчылар ротасының икенче мотоукчылар взводы командиры була.

Республика җитәкчесе сүзләренә караганда, 12 апрельдә Суфияров командалык иткән төркем берничә сәгать буе позицияләрне саклый. Бер мәлне хәрби хезмәткәр берүзе кала һәм, дошман һөҗүмен кире кайтарганда үзен һәм Украина Кораллы көчләренең өч солдатын граната белән шартлата.

«Илебез Президенты Владимир Владимирович Путин һәм саклану министры Андрей Рэмович Белоусовка өлкән лейтенант Суфияровка югары исем бирү турындагы үтенечебезне игътибарсыз калдырмавы өчен рәхмәт белдерәм», - дип яза Хәбиров постында.

Төбәк хакимияте хәрбинең туганнары һәм якыннары турында кайгыртачак, дип өстәде Башкортстан Республикасы башлыгы.

«Ватанны саклаучыларыбызның гаиләләре – безнең гаиләләр. Геройга мәңгелек хәтер!» - дип билгеләде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100