news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар Шафиков: Россиядә мөселман метрика кенәгәләре 1828 елда барлыкка килгән

Метрика кенәгәсенә нигезләнеп, архив хезмәткәрләре нәсел шәҗәрәсен төзи.

Илдар Шафиков: Россиядә мөселман метрика кенәгәләре 1828 елда барлыкка килгән
Архив: Солтан Исхаков

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстан Дәүләт архивы директоры Илдар Шафиков Россиядә мөселман метрика кенәгәләре 1828 елда барлыкка килгәнен әйтте.

Метрика кенәгәсе — генеалогик мәгълүматның төп рәсми чыганагы. Анда кешенең туган вакыты һәм урыны, ата-анасының исемнәре, никахлашуы, аерылышуы, гаилә составы, үлүе теркәлгән. Шуңа нигезләнеп архив хезмәткәрләре нәсел шәҗәрәсен төзи.

«Шәҗәрә төзегәндә метрика кенәгәләреннән соң, без борынгырак документларга — ревизия кенәгәләренә мөрәҗәгать итәбез. Анда хуҗалык иясенең исеме, әтисенең исеме, булса — фамилиясе, яше күрсәтелгән. Шәҗәрәләрдә гадәттә 7-10 буын булырга мөмкин», — диде Илдар Шафиков «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Алдан әйтелгәнчә, Татарстанда «Ядкәр» шәҗәрәләр порталын туплау башланды. Бу Россия күләмендә уникаль проект. Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова сүзләренчә, өч ел эчендә республика архивларында булган 111 млн теркәү цифрлаштырылачак.

«Ядкәр» порталы бүгенге көндә ябык режимда эшли. Анда мәгълүмат тупланып беткәч, теләгән кеше, шәхси электрон кабинетын ачып, нәсел шәҗәрәсен мөстәкыйль төзи алачак, дип аңлатты Архив эше буенча дәүләт комитеты җитәкчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100