news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар Шәфыйков: "Бездә татар дәүләт яки хәрби хезмәткәренә һәйкәл юк, ә Польшада бар"

Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты студентлары Public history турында лекция тыңлады.

(Казан, 31 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институтының Татарстан тарихы археология һәм этнология кафедрасы ассистенты Илдар Шәфыйков бүген студентларга Public history турында сөйләде. “Public history: что есть в мире, что соседи делают лучше и что интересного есть у нас” темасына ул Казан федераль университетында “Акыл фабрикасы”нда чыгыш ясады. Лекцияне Казан федераль университетының тарих белгечлеге буенча белем алучы беренче, икенче, өченче курс студентлары тыңлады.

Public history – гавәми, ягъни ачык тарих – чагыштырмача яңа өлкә, ул тарихның җәмгыятьтә теоретик һәм практик күзлекләрдән карап яшәү проблемаларына багышлана. Public history – кешеләрнең тарихны ничек кабул итүен аңлауга юнәлдерелгән дисциплина, тикшеренү юнәлеше.

Илдар Шәфыйков “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә бүгенге лекциянең, беренче чиратта, һөнәри ориентация нияте белән оештырылган чара булуын әйтте. “Ачык тарих ул – югары культурадан, академик фәнни тарихи китаплардан тарихның гади халык өчен дөньяга чыгуы. Бүгенге чарадан соң яшьләр илһамланып китәр, фән эшенә кереп китәрләр, җәмгыяти проектлар эшләрләр, кино төшерерләр дип өметләнәбез”, - дип белдерде ул.

Илдар Шәфыйков милли тарихларны кабул итү (воспритие) турында сөйләде. Әйтергә кирәк, лекторның студентлар белән алар телендә сөйләшүе, ара-тирә яшьләр жаргонын да куллануы яшьләрнең игътибарын яхшы җәлеп итте. Тарихны кабул итү яки аннан файдалану юлларыннан ул folk history (шәһәр легендалары, теорияләр), хәтер культурасы (гаилә архивлары, фотографияләр), рецепция (переосмысление – вакыйгалар турында төптән фикер йөртү, ягъни нинди дә булса хәл төрле вакытта төрлечә искә алынырга мөмкин), реконструкция (тарихның чагылышы), массакүләм мәдәниятне (ММЧ, телевидение, кино, музыка, әдәбият һәм башкалар) атады.

Ачык тарих белән идарә итү турында сөйләп, яшь галим мемориаль культура, хәтер сәясәте, пропаганда турында билгеләп узды. Мемориаль мәдәният дигәндә, ул дәүләтнең архивлар, архитектура, зыяратлар кебек тарихи мирасны саклау өлкәсендәге функциясе, хәтер сәясәте дигәндә, һәйкәлләр, урам исемнәре, дәүләт бәйрәмнәре, дәреслекләрне атады.

Илдар Шәфыйков Public history ның тулы бер шотландлар милләтен тирән мәгарәдән чыгара алуын билгеләп узды. Шотландия язучысы Вальтер Скоттны ул үрнәк итеп китерде. Аның казанышлары турында әйтеп, ул Вальтер Скоттның үз әсәрләре белән Шотландия биек тауларын тасвирлавын, Бөекбритания короленең Шотландиягә килүен оештырганын, Ганновер короле Георг IVка Шотландия килты кигезгәнен сөйләде. Моның нәтиҗәсе – 50 экранизация.

Россиядә хәтер сәясәте

Россиядә хәтер сәясәтенә тукталып, Илдар Шәфыйков безнең илдә аның бөтен җирдә Ленинга һәйкәл һәм Ленин урамнары күп булуыңда чагылыш табуын белдерде. “Тикшеренүчеләр әйтүенчә, әлегә без моны үзгәртергә теләмибез, чөнки бу безгә ниндидер югалту кебек булачак. Икенчесе, травматик хәтер – Бөек Ватан сугышы. Тарихи тематика белән бәйле сериалларның 70 проценты – Бөек Ватан сугышы турында”, - диде лектор.

Татарстанда милли хәтер сәясәте нинди?

Татарстанга килгәндә, Илдар Шәфыйков сүзләреннән аңлашылганча, республикада милли тарих күпкә аксый. “Казанда татар һәйкәлләре саны уннан артык түгел, бу дөресен генә әйткәндә, көлке. Татар мемориаль зыяратлары юк. Яңа татар бистәсе зираты бар, әмма аның мемориаль дигән статусы юк, ул архитектура һәйкәле түгел. Татарстан тарихы мәктәпләрдә юньләп укытылмый диярлек. Россия тарихы хисабына аның сәгатьләре кыскартыла. Ягъни, икенче төрле әйткәндә, без тарихи хәтер элементларыннан мәхрүм. Ә менә Польшада Гданьскта 2010 елда “Татарин Речи Посполитой” һәйкәле куелган. Бездә татар кавалериясе, татар дәүләт яки хәрби хезмәткәренә һәйкәл юк, ә Польшада бар менә”, - дип ассызыклады Илдар Шәфыйков.

Бүгенге чарада студентларга үз киңәшләрен Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев бирде. “Локаль медиа һәм Татарстан тарихы турында вакыйгалар” темасына Альберт Шакиров чыгыш ясады. Ул “Яңа гасыр” телеканалында “Без тарихта эзлебез” тапшырулар циклына тукталды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100