news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар Сәгъдәтшин: Әдәби кафеда кофе сатудан кергән акча да китап нәшриятына файда китерә

Илдар Сәгъдәтшин: Әдәби кафеда кофе сатудан кергән акча да китап нәшриятына файда китерә
“Татар-информ” архивыннан

Бүген, 28 декабрьдә, Татарстан китап нәшрияты җитәкчесе Илдар Сәгъдәтшин әдәби кафеда кофе сатудан кергән акчаның да нәшрият өчен зур файда китерүен әйтте.

“Әдәби кафе ачылды – анда кофе сатудан кергән акча гына да нәшриятыбызга шактый файда китерә торган чыганак булып тора. Әдәби ресторан да эшләп килә”, - диде Илдар Сәгъдәтшин хезмәттәшләрен Яңа ел белән котлаганда.

Шулай ук ул нәшрияттагы “Социаль әһәмиятле әдәбият” программасының мөһимлеген искәртте. “Әлеге программа дәвам итә, ул безгә хезмәт хакларын арттырырга мөмкинлек бирә. Типография чыгымнары арту, инфляция бар. Тик безнең финансларны кисүче юк, моның өчен хөкүмәткә рәхмәт. Татарстан Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе эшчәнлеге нәтиҗәсендә дә быел 15 китап чыкты”, - диде Татарстан китап нәшрияты җитәкчесе.

Илдар Сәгъдәтшин хезмәттәшләренә бүгенге заманда креатив булырга, профессиональлекне даими үстереп торырга кирәклеген дә җиткерде.

"Безнең алда торган бурычларны беркем юк итми, шул ук күләмдә китаплар чыгарга, тиражлар булырга тиеш. Шуңа күрә үз эшебезгә креативрак карыйк. Татарстан китап нәшриятында эшләүче һәркем – үз эшенең профессионалы. Үзегезнең белем дәрәҗәсен тагын да үстерү теләге булса, нәшрият моның өчен үз акчасын да түләргә әзер. Россиядә халыкара күргәзмәләр үтә, һәрберегезгә анда барып кайтырга, башкаларның тәҗрибәсен өйрәнергә мөмкинлек бар”, - диде Сәгъдәтшин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100