news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар Сәгъдәтшин – Татарстан китап нәшрияты бөек шагыйрь иҗатына зур игътибар күрсәтә

Республикабызның абруйлы нәшриятында соңгы 6 елда Тукайга нисбәтле 35 китап басылып чыккан.

Илдар Сәгъдәтшин – Татарстан китап нәшрияты бөек шагыйрь иҗатына зур игътибар күрсәтә
Рамиль Гали

(Казан, 14 апрель, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова). Татарстан китап нәшрияты бөек шагыйрь Г.Тукай иҗатына зур игътибар күрсәтә. Соңгы 6 ел эчендә нәшриятта әдипкә нисбәтле басма дөнья күргән. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында  Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин белдерде.

«Әлеге китапларның тиражы 6 мең данәгә кадәр җитә, - ди Илдар Сәгъдәтшин. - Тукайның балалар өчен язган әсәрләре дә китапчыклар итеп нәшер ителде. Шулай ук шагыйрь иҗатын өйрәнүчеләрнең дә хезмәтләре дөнья күрде.  Без чыгарган шул 35 китапның 21 е генә сатуда калды. Әмма без узган ел махсус сайт эшләтеп җибәрдек. «Татар әдәбияты үзәге» порталы www.tatkniga.ru адресы буенча урнашкан. Әлеге порталда Тукай иҗатына кагылган басмаларыбызның электрон варианты урнаштырылган. Бу порталга кереп теләгән һәр кеше бушлай китап укый ала. Шул исәптән  «Истә калганнар» сәяхәтнамәсе дә биредә урын ала».

Исегезгә төшереп узабыз бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында   «Истә калганнар» дигән китап тәкъдим ителде. Аны басмага «Тукай фонды» җитәкчесе, Тукайның туганы, журналист Риман Гыйлемханов әзерләгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100