news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илдар Ногманов: Ветеринарлар вакцинация өчен бер тапкыр яраклы шприцлар куллана

2021 ел башыннан Татарстанның ветеринария хезмәте терлекләрдә һәм кошларда йогышлы авыруларны кисәтү максатыннан 6,2 млн га якын лаборатор тикшеренүләр үткәргән.

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Ветеринария белгечләре инъекцияләр өчен бер тапкыр яраклы индивидуаль энәләр куллана. Бу хайваннарның чир йоктыру куркынычын чикли.

«Ел саен Ветеринария идарәсе 5 млн нан артык бер тапкыр кулланышлы энәләр сатып ала, чөнки күп тапкыр куллану йогышлы авырулар барлыкка килүгә сәбәп булырга мөмкин», — дип белдерде ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә.

2021 ел башыннан Татарстанның ветеринария хезмәте терлекләрдә һәм кошларда йогышлы авыруларны кисәтү максатыннан 6,2 млн га якын лаборатор тикшеренүләр үткәргән. 

Профилактик максат белән кошларга һәм терлекләргә 450 млн нан артык вакцинация уздырылган. 

Себер түләмәсе, төерле йогышлы дерматит, эмкарга каршы вакцинация үтәлеше, диагностик тикшеренүләр 100 процент тәшкил итә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot