Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илдар Ногманов: Каз-үрдәкләрне сулыкларга төшермәгәч, быел кош гриппы булмады
21 декабрьгә Россиядә югары патологияле кош гриппының 58 очрагы теркәлгән.
(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов, каз-үрдәкләрне сулыкларга төшермәгәч, быел кош гриппы булмаганын искәртте.
«Шәхси ярдәмче хуҗалыклар белән тыгыз эшлибез. Быел кошлар җылы якка киткәндә, сулыкларда кошлар булмасын дип, көн саен авыл җирлекләрендә халык белән эшләдек. Быел үрдәкләрдә, казларда кош гриппы булмады, бу яхшы тәҗрибә булды. Районнарга чыгып, көненә 3-4 әр сәгать карап йөрдек. Бу эш нәтиҗәлелеген күрсәтте. Киләчәктә дә шулай йөриячәкбез», — диде ул «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә.
Аның сүзләренчә, халык бу саклану чараларына аңлау белән карый. «Сулыкларга кошларын төшермәделәр. Аларга моның өчен зур рәхмәт», — диде.
Илдар Ногманов 21 декабрьгә Россиядә югары патологияле кош гриппының 58 очрагы теркәлгәнен әйтте. Шуларның өчесе Ростов өлкәсе, Краснодар крае, Төмән өлкәсендә. Төмән өлкәсендә 4 млн нан артык кош юк ителгәнен искәртте.
Ике очрак ноябрьдә Башкортстанда казчылык предприятиеләрендә булган. 100 меңгә якын кош юкка чыгарылган. 14 декабрьдә Ростов өлкәсендә «Гуляй-Борисовская» кошчылык фабрикасында 500 меңнән артык кош юк ителгән.
Кош гриппы буенча бүген 28 чыганак карантинда. Шул исәптән, Киров, Саратов өлкәләрендә, Татарстанда берәр чыганак, өч чыганак Башкортстанда һәм унике очрак Оренбург өлкәсендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз