news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илдар Мөхәммәтов "Язылу бүләк ит" акциясендә катнашты

Мәгариф һәм фән министры урынбасары үзе белем алган мәктәпне "Сөембикә" журналына яздырды.

(Казан, 8 июнь, "Татар-информ", Айгөл Мотыйгуллина). Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов традициягә әверелгән "Язылу бүләк ит" акциясендә катнашты. Министр урынбасары Кукмарадагы үзе белем алган мәктәпне "Сөембикә" журналына яздырды.

"Татмедиа" җәмгыятенең традицион "Язылу бүләк ит" акциясе беренче ел гына узмый. Анда теләгән һәркем катнаша һәм бүләккә газета-журналларга яздыра ала. Узган елларда акциядә Татарстан республикасы симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе Александр Сладковский, Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов һәм башка танылган дәүләт, җәмәгать, мәдәният эшлеклеләре катнашкан иде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot