news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар Мөхәммәтов: Кайбер мәктәпләрнең татар мәктәбе статусын йөртүе икеле

Министр урынбасары, Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча, татар гимназияләре арасында алдынгыларны һәм аутсайдерларны атады.

(Казан, 10 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татар телендә эшләүче мәктәпләрдә хисапларга ялган саннар кертүне туктатырга кирәк. Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов Мөслимдә “Татарстан Республикасында милли мәгариф: бүгенге көн мәсьәләләре, чишелеш юллары" секциясенең пленар утырышында ясаган чыгышында шулай дип белдерде.

Илдар Мөхәммәтов тәнкыйть сүзе татарлар күпләп яшәгән, әмма татар телендә укыту күрсәткече түбән булган районнарга юнәлтелүен билгеләп узды.

“Азнакай районында, мәсәлән, барлык халыкның 81 проценты – татарлар. Бары тик 25 процент татар баласы гына үз туган телендә белем ала. Азнакайлылар тәнкыйть утына эләккәннән соң, милли мәгариф буенча потенциалын караганнар һәм “юл картасы” төзегәннәр, – диде ул.

Министр урынбасары әйтүенчә, саннардан бигрәк сыйфат әһәмиятле. “Мәктәпләрнең чыннан да туган телдә эшләве ялган саннарга караганда күпкә мөһим. Шуңа күрә хисапларга ялган саннар кертүне туктатырга кирәк.

"Быелдан балалар бакчасы, мәктәпләр буенча да мониторинг уздырылачак. Бу безнең өчен әһәмиятле”, – диде Илдар Мөхәммәтов.

Илдар Мөхәммәтов республикада татар телендә белем бирә торган 742 мәктәп, 72 база мәктәбе исәпләнүен әйтте. Быел аларның эшчәнлеге урыннарга чыгып өйрәнелгән. Министр урынбасары татар мәктәпләрендә бу эш нәтиҗәсендә директор корпусы да алмашынуын билгеләп узды.

“Мәктәпләрдә алга таба да үсеш программаларын күздән кичерергә кирәк. Әлеге юнәлештә министрлык тарафыннан урыннарга тәкъдимнәр җибәрелде. Без август азагында – сентябрь башында сезнең шушы концепцияләрегезне тыңларга ниятлибез. Проблемалар җитәрлек. Төрле сылтаулар табып, рус теленә күчүне кабул итә алмыйбыз. Бу очракта Бердәм дәүләт имтиханы да сәбәп була алмый, әти-әниләр белән тыгызрак мөнәсәбәттә эшләргә кирәк. Кайбер мәктәпләрнең татар мәктәбе статусын йөртүе икеле, уку елы барышында тикшерүләрдән соң, кайбер укытучыларның ике телле булмавы ачыкланды. Әйтик, Менделеевскиның 7 нче урта мәктәбендә физика, биология, химия, тарих, физик тәрбия укытучылары татар телен белми иде. Казанның Идел буе районындагы 16 нчы гимназиясендә, шулай ук, өч башлангыч сыйныф укытучысы татар телен белми. Нурлатта 4 нче урта белем бирү мәктәбендә, ресурс үзәге булуга карамастан, 47 укытучының 16сы татар телен чамалы гына белә, ягъни дәресләр алып барырлык түгел. Бу очракта директордан да тора. Йомшак җитәкчеләр белән эшне дәвам итеп булмавы көн кебек ачык”, – дип ассызыклады Илдар Мөхәммәтов.

Министр урынбасары сүзләренә караганда, тикшерелгән мәктәпләр буенча, мәгариф идарәләре җитәкчеләренә кадрлар буенча тиешле карарлар кабул итү бурычы куелган. “База мәктәпләренә директорлар куелганда, алар белән без дә әңгәмә үткәрәбез, безнең белән дә килештерелергә тиеш. Татар база мәктәпләрендә һәркем эшли алмый, мондый кадрларны алдан ук барласагыз иде”, – дип мөрәҗәгать итте ул залдагыларга.

Илдар Мөхәммәтов 2014-2015 уку елыннан башлап, татар гимназияләре директорлары белән килешүләр төзелүен, уку елы азагында эшчәнлеккә бәя бирелеп, татар гимназияләренә рейтинг ясалуын билгеләп узды. Рейтинг үз эченә Бердәм дәүләт имтиханы һәм татар теленнән бердәм республика тесты һәм төрле бәйге күрсәткечләрен ала.

Рейтинг нәтиҗәләре буенча, Актаныш районы Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты беренче урынны яулаган. Беренче унлыкта, шулай ук, Казан шәһәренең 4 нче гимназия-интернаты, 155 нче, 2 нче гимназия, Әлмәт, Кукмара гимназияләре, Бөгелмәнең 14 нче гимназиясе, Балтачның Карадуган гимназиясе, Мөслим гимназиясе. Соңгы позицияләрдә Яр Чаллының 29 нчы, Яшел Үзәннең Осиново бистәсе гимназиясе, Казанның 14 нче, 3 нче, 15 нче, 10 нчы, 13, 17, 4, 90 нчы гимназияләре. Илдар Мөхәммәтов әйтүенчә, узган ел белән чагыштырганда, Кукмара, Карадуган, Минзәлә, Зәй, Түбән Каманың 2 нче гимназияләре урыны сизелерлек яхшырган. 

Министр урынбасары рус теле буенча Бердәм дәүләт имтиханына тукталып, республика буенча уртача күрсәткеч 73 балл булуын искәртте. Татар гимназияләре арасында иң югары күрсәткеч – Азнакай гимназиясендә – 82 балл. Балтач районы Карадуган гимназиясе, Казанның 4 нче гимназия-интернаты, Әлмәтнең 1 нче гимназиясе, Актанышның сәләтле балалар өчен гимназия-интернаты, Түбән Каманың 1 нче гимназия-интернаты уртача күрсәткечтән югары нәтиҗәгә ирешкән. Чаллының 29 нчы гимназиясе, Казанның 90, 4, 13, 17, 3, 5, 20, 27 нче татар гимназияләрендә хәлләр мактанырлык түгел.

Математика буенча БДИга килгәндә, иң югары күрсәткеч – Казан шәһәренең 27 нче гимназиясендә. Иң түбәне – 33 балл – Яр Чаллының 29 нчы гимназиясендә.

Барлык предметлар буенча 80 баллдан югары күрсәткечкә ирешкән укучылары белән Казанның 4 нче гимназия-интернаты, Түбән Каманың 2 нче, Казанның 155 нче, Арчаның 5 нче, Әлмәтнең 1 нче гимназиясе горурлана ала. Чаллының 29 нчы гимназиясендә һәм Ютазы районы Урыссу гимназиясендә имтиханны 80 баллдан югарыракка тапшырган укучылар бөтенләй юк.

Татар телендә белем дәрәҗәсен билгели торган күрсәткечләрнең берсе – татар теленнән Бердәм республика тесты нәтиҗәсе. Аерым критерий булып, әлеге күрсәткеч районнар һәм гимназияләр рейтингында урын алган.

Югары күрсәткечләргә Саба, Теләче, Апас, Әтнә, Актаныш, Балтач, Арча районнары иреште. Гимназияләр арасында беренчеләр рәтендә Казанның 155, 90 һәм 18 нче гимназияләре, Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат, Кукмараның 1 нче, Балтачның Карадуган гимназиясе ирешкән. Ютазы районы Урыссу гимназиясе, Арчаның 5 нче, Казанның 14 нче гимназияләре укучыларының тестны рус мәктәпләренең татар төркемнәре программасы буенча үтүе ачыкланды. "Бу факт әлеге уку йортларында туган телне тиешле программа буенча укытмауларын күрсәтә. Хәйләлисез!” – дип мөрәҗәгать итте Илдар Мөхәммәтов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100