Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илдар Мөхәммәтов: Балалар бакчалары ашханәләрендә техник җиһазлар искерү ачыклана
Татарстанда быел 100 балалар бакчасын төзекләндерү планлаштырыла.
(Казан, 14 март, "Татар-информ", Лилия Локманова). Быел республикада 100 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен төзекләндерү планлаштырыла. Узган елда Татарстанда 53 балалар бакчасы төзекләндерелгән булган. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында республика мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, балалар бакчаларында һәрдаим мониторинглар уздырыла һәм аларның нәтиҗәләре буенча, ашханәләрнең матди-техник җиһазлары, ашханә инвентарьларының искерүе ачык күренә. Әмма техник җиһазларны яңарту өчен бюджетта акча каралмаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз