news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илдар Халиков “Zhouda” компаниясе җитәкчелеге белән очраша

Татарстан Хөкүмәте йортында Кытайның эре төзелеш-инвестицион корпорацияләренең берсе җитәкчелеге белән очрашу була.

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Бүген ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков “Zhouda” корпорациясе җитәкчелеге белән очраша.

“Zhouda” Кытайның эре 10 төзелеш-инвестицион корпорацияләренең берсе санала. Базар капитализациясе күләме – 15 млрд АКШ долларыннан артык. Эшчәнлегенң төп юнәлешләре – девелопмент, сәнәгый күләмдә төзелеш материаллары җитештерү, зур торак пунктлар инфраструктурасын үстерү һәм шуңа ярдәм итү, логистик комплекслар һәм кунакханә бизнесы. Моннан тыш, корпорация сәнәгать җитештерүен эшләтеп җибәрер алдыннан яңа төзелеш материаллары үзлекләрен тикшерү буенча институт оештырган.

news_right_1
news_right_2
news_bot