news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илдар Халиков: “ЗАГС хезмәткәрләренә туу һәм үлем очракларын электрон юл белән теркәүгә күчәргә кирәк”

Премьер-министр 2015 елга шундый максат куйды

 (Казан, 22 гыйнвар, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Кичә ТР Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсенең 2014 ел нәтиҗәләренә багышланган коллегия утырышы булып, анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР Парламенты рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Муниципаль берәмлекләр советы җитәкчесе Минсәгыйть Шакиров, ТР Президенты Аппараты һәм муниципаль берәмлекләр вәкилләре һ.б катнашты.

 Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсе җитәкчесе Альбина Шәвәлиева, узган 2014 елга нәтиҗәләр чыгарып, ЗАГС идарәсе тарафыннан башкарылган эшләр хакында хисап тотты. 2014 елда әлеге ведомство эшчәнлегенә бәйле иң мөһим вакыйгалар дип, ул апрель аенда РФ Юстиция министрлыгының ЗАГС идарәләре вәкилләрен җыйган Бөтенроссия утырышын һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның җәмәгате Гөлсинә ханымның республикабызның бергә озак гомер иткән 54 парын рәсми кабул итүен атады.

Илдар Халиков утырышта ясаган чыгышында, ЗАГС идарәсе хезмәткәрләренә 2015 елда туу һәм үлүчеләрне теркәүне тулысынча электрон форматка күчерергә кирәк, дип максат куйды.

Премьер-министр ассызыклап үткәнчә, теркәлгән гражданлык актларының күбесе туу һәм үлем очракларына туры килә. Авыл җирлекләрендәге муниципаль башкарма комитетларда тергәлгән гражданлык актларының 90-95 процентын шундый очраклар тәшкил итә. Балаларның 99 проценты дәүләт сәламәтләндерү учреждениеләрендә дөньяга килә, ә үлүчеләрне тулысынча дәүләт органнары терки. Шуңа да бердәм база булдырып, электрон теркәүне булдырырга кирәклеген искәртте Илдар Халиков.

“Күп илләрдә бу практика инде күптәннән колач алды һәм нәтиҗәле кулланыла. 2015 елда бу тәртипне без үзебездә дә кертергә тиеш. Бу исә ЗАГС органнары хезмәткәрләренең эшен бермә-бер җиңеләйтә һәм эшнең сыйфатын яхшыртачак”, - дип өстәде ул.

ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов чыгышында, ТР дәүләт һәм муниципаль электрон хезмәте системасында иң популяр хезмәтләр дип, ЗАГС хезмәтләрен атады. Бу системада әлеге ведомствога кагылышлы 9 төр хезмәт күрсәтелә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot