news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар Халиков: “Юридик белем үсеше тарихында яңа бит юридик факультетны торгызу белән бәйле”

Казанда “ХХI гасырда юридик фән һәм юридик белем” темасына халыкара фәнни-гамәли конференция ачылды

(Казан, 25 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген “ХХI гасырда юридик фән һәм юридик белем” темасына халыкара фәнни-гамәли конференция ачылды. Казан федераль университетының 210 еллыгына багышланган чара иртәгәгә кадәр дәвам итәчәк.

Конференция ачылышында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, РФ Дәүләт Думасы депутаты Василий Лихачев, ТР прокуроры Илдус Нәфыйков, Россия юристлары ассоциациясе идарәсе аппараты җитәкчесе Станислав Александров, ТР Югары суды, Конституцион суды җитәкчелеге һәм башкалар катнашты.

Конференциянең масштаблылыгы Россиянең танылган юрист һәм профессорлары игътибарын гына җәлеп итеп калмаган. Чарада илнең бөтен почмакларыннан килгән 250 галимнән, КФУның юридик факультетында белем алган вәкилләрдән тыш, Кытай, Франция, Африка, Алмания, Казакъстан, Әзәрбайҗан, Төркиядән шәхесләр катнаша.

Иң элек, чарада катнашучыларны КФУның белем бирү эшчәнлеге буенча проректоры Рияз Минзарипов сәламләде. Ул чыгышында тарихка тукталып, 1940 нчы елдан Казан университетының юридик факультетының мөстәкыйль рәвештә яши башлавын билгеләп үтте. Рияз Минзарипов, бүгенге көндә юристлар буа буарлык дигән фикер яшәсә дә, яхшы юристлар, киресенчә, җитми, дип белдерде.

Алга таба конференциядә катнашучыларга заманында университетның юридик факультетын тәмамлаган ТР Хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков мөрәҗәгать итте. “Быел Россиянең борынгы уку йортларының берсе – һәрвакыт алдынгы позицияләрне биләгән Казан федераль университетына 210 ел тула”, - дип башлады ул кереш сүзен. Премьер-министр бераз тарихка күз салды. Ул узган гасырның 30 нчы елларында юридик факультетларның ябык булганын искәртеп узды. “Юридик белем үсеше тарихында яңа бит юридик факультетны торгызу белән бәйле. Һәм бүген КФУның юридик факультеты – эре структур бүлекчәләрнең берсе”, - дип белдерде Илдар Халиков. Ул ассызыклаганча, юридик факультет безгә танылган галимнәр, халыкара хокук өлкәсендә эре белгечләр бирде. Илдар Халиков юридик факультетны исемнәре дөнья күләмендә мәгълүм шәхесләр, галимнәр, Татарстанның җирле үзидарә органнары, хокук саклау органнары җитәкчеләре, РФ дәүләт хакимияте органнары вәкилләре тәмамлаганын искәртте. “Факультетта белем бирә торган мөгаллимнәрнең роле аеруча зур”, - дип билгеләп узды Хөкүмәт башлыгы.

Дәүләт Думасы депутаты Василий Лихачев РФ Дәүләт Думасы Рәисе Сергей Нарышкин сәламләвен җиткерде. Анда федераль үзәкнең Казан университеты бирә торган юридик, сәяси, социаль-икътисади берләшмә потенциалына исәп тоту хакында фикер белдерелә. “Россия, ил җәмгыяте алдында туа торган проблемалар юридик фән өлкәсендә җитди белемнәрне таләп итә”, - диелә сәламләүдә.

Бүген конференциянең пленар утырышы узачак һәм вуз буенча экскурсия көтелә. Иртәгә исә чара секция утырышлары белән дәвам итәчәк. Моннан тыш, конференция кунаклары өчен КФУның юридик факультеты попечительләр советы рәисе, Казан мэры Илсур Метшин исеменнән тантаналы кабул итү оештырыла.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100