news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар Халиков: "Юл инфраструктурасы – икътисадка этәргеч бирүче мөһим механизм"

Быел республикада юл хуҗалыгын финанслауга 15,4 миллиард сум акча бүленгән

(Казан, 22 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы барышында Татарстан икътисады өчен юл-транспорт тармагының мөһимлеген билгеләп үтте. Утырыш Казанда бүген ачылган “Дортрансэкспо - 2014” күргәзмәсе кысаларында узды.

Коллегия утырышын ачып, Илдар Халиков, беренче чиратта, юл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. “Теләсә кайсы субъект, теләсә кайсы территория, теләсә кайсы дәүләт өчен юл-транспорт инфраструктурасы икътисад үсешенең әһәмиятле күрсәткече һәм этәргеч бирүче мөһим механизмы санала”, - дип белдерде ул.  

Аның сүзләренчә, Татарстанда юллар төзелешенә, аларны реконструкцияләүгә һәм тәртиптә тотуга зур күләмдә финанс чаралары бүлеп бирелә. 2014 елда гына да Татарстанда бу максатларга 15,4 млрд сум акча бүлеп бирелгән, шул исәптән төзелеш өчен 2 млрд сум, ремонтка – 10,4 млрд. Шәһәр һәм район үзәкләрендә юл-урам челтәрен ремонтлауга да шактый акча юнәлдерелгән. Һава транспортына килгәндә, “Казан” һәм “Бигеш” аэропортларын яңарту буенча җитди эшләр уздырылды, дип искәртте Хөкүмәт башлыгы.  

Үзенең чыгышын тәмамлап, Илдар Халиков коллегиядә катнашучыларга эшләрендә уңышлар теләде, юл хуҗалыгы хезмәткәрләренә барлык куелган бурычларны үтәгәннәре өчен рәхмәт белдерде.  

Төп доклад белән Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, 2014 елның 9 аенда республикада 235 км дан артык яңа юллар төзелгән һәм 182 км юл ремонтланган. Быел 60 торак пунктны каты өслекле юл белән тәэмин итү планлаштырыла.   

Ленар Сафин сүзләренчә, шушы араларда Татарстан Росавиация белән “Бигеш” аэропортын реконструкцияләү турында килешү имзалауны планлаштыра. Эшнең бәясе якынча 2 млрд сум дип билгеләнә.  Министр, шулай ук, Татарстанда елга һәм тимер юл транспорты үсеше һәм бу өлкәләрдәге берничә перспективалы проект турында сөйләде.  

Ленар Сафинның чыгышыннан соң, Илдар Халиков транспорт тармагындагы хезмәт алдынгыларына бүләкләр тапшырды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100