news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар Халиков “Урман утырту көне” акциясендә катнашты

ТР Министрлар Кабинеты Аппараты һәм ТР Президенты Аппараты хезмәткәрләре дә агач утыртуда үзеннән өлеш кертте

 (Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”, Алсу Гатауллина). Бүген Татарстан Республикасында “Урман утырту көне” табигатьне саклау акциясе уздырыла. Акция 2011 елдан ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы инициативасы буенча һәм ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә гамәлдә. Бүгенге акциядә ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашып, урман хуҗалыгы буенча белгечләр белән бергәләп, чыршы утыртты.

Акциянең максаты – республиканың урман ресурсларын яңадан үстерү генә түгел, гражданнарда урманга карата сакчыл караш тәрбияләү, җәмгыятьнең игътибарын утыртылган агачларны саклау проблемаларына юнәлтү дә.

Акцияне уздыру урыннарының берсе буларак бүген республика башкаласының “Kazan-Arena” стадионы артындагы киңлек сайланды. Монда ТР Министрлар Кабинеты Аппараты хезмәткәрләре һәм Әсгать Сәфәров җитәкчелегендә ТР Президенты Аппараты хезмәткәрләре агач утырту буенча бурычын үтәр өчен җыелды.

“Шәһәр яны урманчылыгы” идарәсе җитәкчесе Илнур Кәшәфиев искәрткәнчә, акция традициягә керде, ул бөтен республика буенча уздырыла. Әлеге стадион янында исә бүген Арча урманчылыгында зур булып үскән 200 төп чыршы утыртыла. Кирәк чакта чыршыга су сибелеп торса, елына 20 см озынлыкта үсәргә сәләтле чыршы 100-120 ел дәвамында үсештә була, нәтиҗәдә, 30 метрга җитә. Шуңа күрә аларны бер-берсеннән 2,5 м арада утырту мәслихәт, дип сөйли Илнур Кәшәфиев.

Быел көзен якынча 3 млн. агач утырту планлаштырыла, дип белдерде бу уңайдан ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин. “Акция озак вакыт гамәлдә булыр дип уйлыйм. Агач утырткан һәркем үзеннән соң яшел эз калдыра. Аннары ул агачларны алар үзләренең балаларына, оныкларына күрсәтәчәк әле”, - ди Х.Мусин.

Экология оешмаларының һәм гражданнарның теләкләрен, шулай ук һава торышының уңай шартларын исәпкә алып, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы акцияне 20 октябрьгә кадәр озайта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100