news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илдар Халиков ТРның табигатьне саклау зоналарын тәртипкә китерү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде

Киңәшмә ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча үткәрелә, дип белдерде ул

  (Казан, 30 апрель, «Татар-информ»).Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген ТРның табигатьне саклау зоналарын тәртипкә китерү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоров, Казан каласы Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин, Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы башлыгы Олег Дәминов катнашты. Моннан тыш, видеоконференцэлемтә режимында узган киңәшмәдә Лаеш, Тукай, Яшел Үзән муниципаль районнары вәкилләре элемтәгә чыкты.

Киңәшмә ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча үткәрелә, дип белдерде Илдар Халиков. “Рөстәм Нургали улы Миңнеханов йөкләмәсе буенча без кыска вакытта закон кысаларында елгаларның табигатьне саклау зоналарын тәртипкә китерү чаралары планын эшләргә тиеш, диде ул. Кызганычка каршы, 2014-2015 елларда яр буе полосаларын дөрес файдаланмау, елгаларның табигатьне саклау зоналарын пычрату, шулай ук республикада яшәүчеләр өчен елга буйларының тиешле дәрҗәдә төзекләндерелмәве турында шикаятьләр булды. Бу мәсьәләләр республиканың күп кенә районнарына, шулай ук Тукай, Лаеш, Яшел Үзән муниципаль районнарына да кагыла”, - диде.

ТР Премьер-министры билгеләп үткәнчә, бу тема буенча күп кенә материаллар табигатьне саклау прокуратурасына һәм ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына килгән. “Бер атна эчендә барлык мөрәҗәгатьләр исемлеген әзерләүне сорыйм”, - диде Илдар Халиков. Бу тема буенча фикер алышуга иҗтимагый оешмаларны җәлеп итү мөһим, дип искәртте ул.

ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Р.Миңнеханов кичә 2016 елны Идел һәм Чулман су саклау зоналары елы буларак үткәрү тәкъдиме кертүен искәртте Илдар Халиков. “Киләсе 2016 ел елгаларыбыз яр буе полосалары территорияләрен төзекләндерү, Су саклау зоналарын үстерү өчен уңайлы шартлар булдыруга юнәлдереләчәк”, - дип ачыклык кертте ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot