news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илдар Халиков: "ТРда кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын характерлый торган күрсәткечләрнең үсеше сизелә"

Республикада аена уртача хезмәт хакы, үткән елның бу чоры белән чагыштырганда, 17,5 процентка үсте һәм 22,3 мең сум тәшкил итте

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Алсу Сафина). Бүген ТР Хөкүмәт Йортында ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова, ТР Предприятиеләре һәм эшмәкәрләре ассоциациясе президенты, ТР эш тәкъдим итүчеләр берләшмәләре координацион советы рәисе Александр Лаврентьев һәм ТР Премьер-министры Илдар Халиков 2013-2014 нче елларга социаль-икътисади сәясәт уздыру һәм социаль хезмәттәшлекне үстерү турындагы килешүгә кул куйдылар.
"Бу ел - юбилей елы, чөнки 20 ел элек безнең социаль партнерлар белән 1 нче тапкыр 3 яклы килешүгә кул куелган иде", - дип билгеләде Илдар Халиков.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков 3 яклы багланышлар хезмәт хакын түләү һәм аның күләме белән бәйле күп сорауларны хәл итәргә ярдәм итүен билгеләде.
Илдар Халиков быел республикада бюджет өлкәсендә мөһим этап - яңа хезмәт хакы түләү сстемасына күчү этабы тәмамлануына игътибар итте. Аның асылы - хезмәт хакының күләме хезмәт нәтиҗәсеннән торачак.
ТР Премьер-министры быел республикада уңайлы социаль-икътисади вәзгыять булуын хәбәр итте. Республикада аена уртача хезмәт хакы, үткән елның бу чоры белән чагыштырганда, 17,5 процентка үскән һәм 22,3 мең сум тәшкил иткән.
ТР Профсоюзлар федерациясе, ТР эш тәъдим итүчеләр берләшмәләре координацион советы һәм ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан 3 яклы килешүгә кул куелганнан соң, республикада социаль-икътисади системаның барлыкка килүенә һәм үсешенә зур өлеш керткәннәрне бүләкләү булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot