news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар Халиков ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының яңа җитәкчесен тәкъдим итте

Хөкүмәт башлыгы элеккеге министр Рафис Борһановның спорт үсешенә зур өлеш керткәнен билгеләп узды

(Казан, 22 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы коллективына яңа министр Владимир Леоновны тәкъдим итте һәм Дәүләт Советына эшкә күчүче элеккеге министр Рафис Борһановка изге теләкләрен җиткерде.

Премьер-министр Татарстан Президенты, республика Хөкүмәте исеменнән Рафис Борһановка нәтиҗәле эшчәнлеге өчен рәхмәт ирештереп, спорт министры вазифасының гади булмавын ассызыклады. “Рафис Борһанов министрлык белән җитәкчелек иткән елларны катлаулылыгы, йөкләмәсе буенча тагын берәр чор белән чагыштырып булыр иде микән – монысы икеле... Беренче чиратта, бу 2013 нче елда үткәрелгән Бөтендөнья җәйге Универсиада белән бәйле. Аннан тыш, әле ел дәвамында спорт өлкәсендә тагын 700 ләп зур чара оештырылды”, - дип билгеләп үтте Илдар Халиков. Ул ассызыклаганча, без киңкүләм чараларны югары дәрәҗәдә үткәрергә, дөньякүләм спорт ярышларын сәгать кебек уздырырга өйрәндек. “Бу Татарстанга төшкән өлеш, аңа бу мәсьәләдә аерым караш хакимлек итә. Безгә юкка гына зур чараларны оештыруны ышанып тапшырмыйлар. Бу төбәк өчен бик мөһим, чөнки үзен спортка багышлаган яшьләргә үз-үзләрен күрсәтү мөмкинлеге бик күп”, - дип белдерде Илдар Халиков.

Хөкүмәт башлыгы спорт мәйданчыкларын үстерүдә дә Рафис Борһановның өлеше зур булуын, аның шушы проектның инициаторы булуын искәртте. Илдар Халиков бүген Рафис Борһановка ТР Президентының Рәхмәт сүзе дәүләт бүләге тапшырылуын әйтте. Рөстәм Миңнеханов элеккеге министрның Хөкүмәт составында да, аңа кадәрге эшчәнлегендә дә үзеннән зур өлеш керткәнен билгеләп узган. Р.Борһанов парламентка күчә, ул әйдәп баручы комитетларының берсе белән җитәкчелек итәчәк. Илдар Халиков Рафис Борһановның V чакырылыш Дәүләт Советына депутат булып сайлануы белән бәйле рәвештә, аңа тормышындагы яңа этабындагы эшчәнлегендә уңышлар теләде. Ул аның Татарстан Парламентында әйдәп баручы комитетларның берсе белән җитәкчелек итәчәген хәбәр итте.

Рафис Борһанов министрлыктагы сабуллашу чыгышында дүрт ел вакытның күп булмаса да, шушы чорның спорт үсеше өчен әһәмиятле булуын билгеләп үтте. “Без бертөрле чорга аяк баскан идек, хәзер аннан бөтенләй бүтән төрле булып чыгабыз. Бүген бу коллектив теләсә нинди бурычларны хәл итәргә сәләтле. Без соңгы вакытта кайда нинди чара узуын көчкә күзәтеп барырга өлгерәбез”, - дип билгеләп узды элеккеге министр. Ул Илдар Халиковка коллективны җентекле, җитез эшләүгә өйрәтүдә булышлыгы өчен рәхмәтен җиткерде. Сүз уңаеннан, Илдар Халиков спорт чараларына әзерлек барышында һәр нечкәлекне исәпкә алуда, стандартлар үтәлешендә таләпчәнлеген дә, бәлкем, кайбер урыннарда вакчыллыгын да шәрехләп үтте. Рафис Борһанов моның бары тик файдага булуын әйтте.

Элеккеге министр ТР Президентына, республика җитәкчелегенә һәм, әлбәттә, югары үрләргә ирешүдә ярдәм иткән үз кулы астында эшләгән коллективына рәмәтен ирештерде. “Сез, Универсиада исемле зур проектны башкарып чыгудан тыш, агымдагы көндәлек бурычларны да, тармакның тулаем үсеше турында да онытмадыгыз. Кайда гына эшләсәм дә, бу коллектив минем өчен газиз, кадерле булып калачак”, - дип мөрәҗәгать итте ул хезмәттәшләренә.

Рафис Борһанов үзенә алмашка килә торган Владимир Леонов белән берничә ел кулга-кул, иңгә-иң торып эшләүләрен билгеләп үтте.

Илдар Халиков ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары булып эшләгән Азат Шәрәповның да башка вазифага китүен әйтеп, РФ спорт министры Виталий Мутко йөкләмәсе буенча, физик тәрбия һәм спорт үсешендәге казанышлары өчен, РФ Спорт министрлыгының Мактау билгесен тапшырды.

Илдар Халиков Владимир Леоновны тәкъдим итеп, киләчәктә дә киңкүләм вакыйгаларга әзерлек барышында коллективның бербөтен команда булып эшләргә тиешлегенә, бурычлар бүленеше булырга тиеш түгеллегенә басым ясады. “Владимир Леоновның Татарстанга кайтуына бик шатмын. Бурычлар кимеде дип әйтеп булмый, алар, киресенчә, артты һәм артуын дәвам итәчәк. Массакүләм спортны үстерү бурычы – төп максат”, - диде ул һәм Владимир Леоновны республиканың яшьләр эшләре һәм спорт министры вазифасына билгеләү турында ТР Президенты Указын укыды. Хөкүмәт башлыгы Владимир Леоновка министр портфелен тапшырды.

“Мин үзебезнең төбәккә, Казанга, аның халкына үлеп гашыйк. Республика җитәкчелеге миңа физик тәрбия һәм спорт үсешендә, яшьләр өлкәсендәге эшчәнлекне киңәйтү бурычын ышанып тапшырды”, - дип ул читтә эшләүгә караганда, туган шәһәрендә эшләве күңеленә хуш килүенә ишарәләде.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100