news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илдар Халиков ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелеге белән очрашты

Визитының максаты министрлык эшчәнлеге белән танышу иде

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). ТР Премьер-министры Илдар Халиков ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелеге һәм министрлыкның структур бүлекчәләре вәкилләре белән очрашты. Визитының максаты әлеге министрлык эшчәнлеге белән танышу иде, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.
ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов И.Халиковны министрлык эшчәнлегенең төп юнәлешләре, аның структур бүлекчәләре, шулай ук ведомствоның максатлары һәм бурычлары, “2008-2012 елларга исәпләнгән Татарстанда авыл хуҗалыгын үстерү” республика максатчан программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм башкалар белән таныштырды.
Очрашу барышында Премьер-министр авыл хуҗалыгы берләшмәләренә субсидия, кредитлар бирү, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны, авыл халкының үзмәшгульлеген үстерү, инновацион технологияләр куллану, республикада язгы кыр эшләренең барышы, көзге культураларның торышы һәм башка мәсьәләләрне кузгатты. Очрашу барышында Татарстанда инвесторлар катнашында гаилә фермалары һәм кооперативлары төзү мәсьәләләре хакында фикер алышынды. Шулай ук аграрийларга бюджеттан ярдәм күрсәтү һәм ТР агросәнәгать комплексы өлкәсендәге салым ачалары хакында да сүз барды.
Очрашу ахырында ТР Хөкүмәте башлыгы ассызыклап үткәнчә, министрлык республикада “иминлек утраулары” булдыруга ирешкән һәм хәзер әлеге территорияләрне зурайту юнәлешендә эшләргә кирәк. Моның өчен потенциал бар, чөнки ТР авыл хуҗалыгын үстерүдә күп нәрсә инвесторларның өлгерлеге һәм кайбер түрәләрнең җаваплылыгына бәйле, дип сүзен йомгаклады И.Халиков.

news_right_1
news_right_2
news_bot