news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар Халиков “Татспиртпром” ААҖ Директорлар Советы утырышын үткәрде

Анда 2014 елның 1 нче ярты еллыгына нәтиҗә ясалды

 (Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген “Татспиртпром” ААҖнең филиалы “Усад спиртзаводы”нда “Татспиртпром” ААҖ Директорлар Советының күчмә утырышы узды. Аны ТР Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде. Көн кадагындагы төп мәсьәләләр предприятиенең 2014 елның 1 нче ярты еллыгына нәтиҗәләр һәм инвестиция проектларына кагылышлы иде.

Директорлар Советы финанс директоры А.Каюмованың 2014 елның 1 нче ярты еллыгындагы финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы докладын тыңлады.

Әлеге вакыт эчендә “Татспиртпром” ААҖдө 3504 мең декалитр алкоголь продукциясе җитештерелгөн. Филиаллары һәм “Алкоторг” ҖЧҖ аша 3089 мең декалитр алкоголь продукциясе саткан.

РФ төбәкләренә 1742 мең декалитр продукция сатылган. Башка төбәкләргә үз продукциясен сатуда уңай үсеш тенденциясе күзәтелә, 2014 елның беренче ярты елында 525 мең декалитр алкоголь продукциясе озатылган. 2013 елның шул чоры белән чагыштырганда, үсеш 110 процент тәшкил иткән.

Ярты елда 2,5 млрд сумлык продукция сатылган. Барлык дәрәҗә бюджетларга 8,36 млрд сумлык салым һәм җыем күчергән, бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 16 процентка артыграк дигән сүз.

Агымдагы елның 6 аенда ТР бюджетына 2,8 млрд сум акча алынган, дип хәбәр итә “Татспиртпром” ААҖ матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100