news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илдар Халиков “Татэнергосбыт” ААҖ Директорлар советы утырышын үткәрде

“Татэнергосбыт” ААҖ директоры Рифнур Сөләйманов агымдагы елның 9 аенда компаниянең эшчәнлеге турында хисап тотты

  (Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Татэнергосбыт” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

“Татэнергосбыт” ААҖ директоры Рифнур Сөләйманов агымдагы елның 9 аенда компаниянең эшчәнлеге турындагы доклад белән чыгыш ясады. Ул утырышта катнашучыларга компаниянең финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре, шулай ук дебет һәм кредит буенча бурычлар турында мәгълүмат тәкъдим итте.

Директорлар советы утырышта “Татэнергосбыт” ААҖ эшчәнлегенә кагылышлы башка мәсьәләләр дә карады.

“Татэнергосбыт” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы нәтиҗәләре буенча Илдар Халиков компаниянең 2014 елның 9 аенда ирешкән нәтиҗәләрен уңай бәяләде, дип хәбәр иттеләр “Татэнергосбыт” ААҖ матбугат хезмәтендә.

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

news_right_1
news_right_2
news_bot