news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар Халиков Татарстаннан читтә яшәүче яшь белгечләрнең проектлары белән танышты

Бу уңайдан очрашу, Татарстан Хөкүмәте башлыгына тәкъдим итү өчен, барлык бизнес-проект пакетларын әзерләү турындагы килешү белән төгәлләнде.

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ», Ирина Ермакова). Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген республикадан читтә яшәүче яшь белгечләр белән очрашуда Татарстанда яшь белгечләргә үзләрен күрсәтү өчен зур мөмкинлекләр булуын җиткерде.

Яшьләр белән очрашуда Татарстан Премьер-министры республиканың социаль-икътисади хәле турында сөйләде һәм яшь белгечләргә биредә сәләтләрен, һөнәри осталыкларын тормышка ашырырга мөмкинлекләр күп булуын билгеләп үтте.

Илдар Халиковка очрашуда катнашучылар үз чиратында республикада эшләтеп җибәрергә теләгән бизнес-проектларын тәкъдим итте. Беренчеләрдән булып математик модельләштерү нигезендә нефть разведкасына һәм нефть табуга юнәлдерелгән проект күрсәтелде. Хөкүмәт рәисе шунда ук ярдәмчеләренә аны тәкъдим итүчеләрне нефть табу буенча махсуслашкан Эзләнү-тикшеренү институтлары белән элемтәгә керергә ярдәм итәргә кушты. «Сезне нефтехимия предприятиесе вәкилләре белән очраштырырга кирәк. Сезнең идея миңа ошый, сезнең тәкъдимнәр кабул ителә», – диде ул.

Премьер-министрга шулай ук кайбер онкологик авыруларны дәвалаудагы инновацион тәкъдимнәр дә ошады. «Онкологиянең аерым төрләре буенча дәвалауда силикон эшләнмәләрне күрсәтү – бик яхшы идея. Безнең республикада салымнар буенча югары ташламалы берничә мәйдан барлыкка килде, анда әзер мәйданнар бар, механизмы һәм ресурслары бар. Бәлки, сезнең идеяне эре медицина үзәкләрендә тормышка ашыру мөмкин булыр: анда сертификация, тәҗрибә бар. Технологияләрне тиз тормышка ашыручы хезмәттәшләр белән эшләү җайлырак», – дип шәрехләп үтте Илдар Халиков.

Очрашу вакытында үз идеяләрен һәм әзер проектларын тәкъдим итүче яшьләр, алар өчен иң мөһиме – үз көчләрен Татарстанда куллану, Татарстан икътисады өчен хезмәт итү, дип билгеләп үтте. Мондый омтылыш Татарстан Хөкүмәте башлыгы тарафыннан хупланды.

Искәртеп үтик, хәзер Татарстан хакимияте республика министрлыклары һәм ведомстволары алдына төбәкнең социаль-икътисади үсеше заман темпында барсын өчен яшь белгечләрне җәлеп итү мәсьәләсен куйды.

Очрашу Татарстан Хөкүмәте башлыгына тәкъдим итү өчен барлык бизнес-проект пакетларын әзерләү турындагы килешү белән төгәлләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100