news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар Халиков татарстанлыларны Ватанны саклаучылар көне белән котлады

"Безнең җәмгыятьтә Ватан иреге һәм бәйсезлеге өчен көрәшкән геройларның батырлыкларын хөрмәт белән искә алалар", - диелгән котлауда

(Казан, 23 февраль, «Татар-информ»). Бүген Россиядә ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм белән татарстанлыларны ТР Премьер-министры Илдар Халиков котлады. 

“Хөрмәтле татарстанлылар! Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне Ватанны саклаучылар көне – халкыбыз өчен иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе белән котлыйм. Безнең җәмгыятьтә Ватан иреге һәм бәйсезлеге өчен көрәшкән геройларның батырлыкларын хөрмәт белән искә алалар.

Илебезнең тарихи елъязмасында батырлык битләре аз түгел. Без үз гомерләрен хәрби хезмәткә багышлаган Ватаныбыз улларын аерым хис белән искә алабыз, аларның батырлыкларына, үз бурычларына тугрылыклы булуларына тирән хөрмәт белдерәбез. Барыннан да элек, авыр сугыш елларында үзләренең патриотик бурычларын намус белән үтәгән Бөек Ватан сугышы ветераннарын котлыйсы килә. Без аларның батырлыклары белән горурланабыз һәм Ватанны саклаучыларның яңа буыны Россия Армиясе һәм Флотының тарихи традицияләренә тугрылыклы булуларын беләбез. Алар олы буынга лаеклы һәм шулай ук үз-үзләрен аямыйча Ватанга хезмәт итәләр.

Бүген илебезнең үсеше, аның халыкара мәйданда абруе Кораллы Көчләрнең сугышчан әзерлегенә, солдат һәм офицерларның профессиональлегенә бәйле. Безнең республикабыз да илебезнең оборона сәләтен ныгытуга зур өлеш кертә. Илнең хәрби-сәнәгать комплексына керүче Татарстан предприятиеләренең югары потенциалы иң катлаулы оборона заказларын үтәргә мөмкинлек бирә.

Бүгенге бәйрәм көнендә мин хәрби хезмәткәрләргә, аларның хәләл җефетләренә, ата-аналарына, балаларга имин күк йөзе, нык сәламәтлек, уңышлар, оптимизм, иртәгәге көнгә ышаныч телим", - диелгән ТР Хөкүмәте башлыгының котлау текстында.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100