news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар Халиков: “Татарстанда эре производстволарның үсеш перспективасы бар”

Татарстан Премьер-министры “Татэнергосбыт” ААҖ ендә булды, предприятие активы белән аралашты

  (Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Илдә икътисадый хәл катлаулы булуга карамастан, Татарстанда нефть, нефть химиясе һәм машина төзелеше тармагында тотрыклылык саклана. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков “Татэнергосбыт” ААҖ хезмәткәрләре белән очрашуда әйтте.

“Вәзгыять тотрыклы кала, беренче чиратта, электән һәм соңгы елларда да яхшы нигез салынган. Тулаем төбәк продукты кими, әмма предприятиеләрнең бурычлары артмый. Бу яхшы һәм мөһим күрсәткеч, димәк, бизнес тотрыклы, 2008-2009 елларда кризис кысаларында кирәкле чаралар үткәрелгән, предприятиеләр тышкы икътисад өлкәсендәге мондый вәзгыятьләрдә ни эшләргә кирәклеген белә һәм тотрыклы эшләвен дәвам итә”, - дип билгеләп үтте И.Халиков.

Татарстанда нефть, нефть химиясе һәм машина төзелеше комплексы нәтиҗәле эшли, “Казаньоргсинтез” ААҖ, “Түбән Кама Нефтехим” ҖЧҖ, “КАМАЗ” ААҖ һ.б. кебек предприятиеләр модернизация узды, дип ассызыклады ул. Шулай ук “ТАНЭКО” ААҖ, “Алабуга” МИЗ предприятиеләре, ике автомобиль заводы кебек яңа предприятиеләр булдырылды.

“Татарстанда эре производстволарның үсеш перспективасы бар. Киләсе елда тагын бер эре предприятие – Менделеевскида “Аммоний” заводы ачыла. Сүз биредә төзелә торган берничә дистә предприятие турында бара. Бу республиканың киләчәге бар дигән сүз, димәк, кулланучыларыбыз да булачак”, - диде ТР Премьер-министры.

Илдар Халиков шулай ук Татарстанда төзелеш һәм капиталь ремонт мәсьәләләрен дә кузгатты. “Бөтен проблема да хәл ителгән һәм барысы җиңел башкарыла дип әйтә алмыйм. Әмма бүген торак йортларны капиталь төзекләндерүне дә кертеп, 7 меңнән артык объект төзелә һәм ремонтлана”, - дидие ул. Аның сүзләренә караганда, соңгы арада ишегалларын төзекләндерү мәсьәләсе еш күтәрелгән. Быел бу программаны гамәлгә ашыра башладык, киләсе елда дәвам итә алырбыз дип өметләнәм, дип билгеләп үтте ул.

И.Халиков чыгышында Украинадагы сәяси вәзгыять турында да сүз кузгатты. “Сугыштан да куркыныч нәрсә юк. Тикмәгә генә өлкән буын “сугыш кына булмасын” дип әйтми. Әлбәттә, бу вәзгыятьтә безнең өчен безнең дәүләтнең тотрыклыгы мөһим, - диде ул. – Тотрыклылык мәңгелек һәм үзеннән-үзе килеп чыга кебек. Әмма ул безнең куллар, безнең предприятиеләр, безнең икътисад белән булдырыла. Сәяси тотрыклылык әһәмиятле, бу очракта Татарстан үрнәк булып тора”.

И.Халиков “Татэнергосбыт” ААҖ нең зур коллективына нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм агымдагы елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча Россия компанияләре арасында рейтингта беренче урын алулары белән котлады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100