news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илдар Халиков Татарстан Студентлар футбол лигасы чемпионатына старт бирде

Россиянең спорт иң нык үсеш алган төбәге – Татарстанда бу турнир илебездә премьера уены буларак башланды

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Кристина Иванова). Бүген Татарстанда илебездә беренче Студентлар футбол лигасы чемпионатына старт бирелде. Бу минутларда 2013 елгы Универсиада алдыннан төзелгән Казанның «Олимп» спорт комплексы кырында Туполев исемендәге КДТУ (КАИ) һәм КДТУ (КХТИ) командаларының тәүге уены уза.
Ачылыш тантанасында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Футбол федерациясе башлыгы, республика Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Рубин» футбол клубы президенты Александр Гусев, Татарстанның Россия Дәүләт Думасындагы депутатлары, «Рубин» футболчылары Роман Шаронов һәм Александр Рязанцев катнашты.
Россиянең спорт иң нык үсеш алган төбәге – Татарстанда бу турнир илебездә премьера уены буларак башланды. Киләсе елда моңа охшаш Студентлар футбол лигалары Россиянең бөтен төбәкләрендә дә барлыкка килергә тиеш. Турнирда һөнәрмәнд спортчылар гына түгел, ә югары һәм махсус урта белем бирү учреждениеләренең көндезге бүлекләрендә укучы студентлар катнаша ала.
Бу уку елында Татарстан Лигасы кысаларында республика турниры старт алды, ул муниципаль һәм финал этапларында узачак. Турнирның 2-9 октябрьдә узачак беренче этабында 4 зонада (Казан, Чаллы, Әлмәт, Яшел Үзән) сайлап алу матчлары үтә. Финал этабына һәр зонадан 4, 2, 1 һәм 1 команда узачак. Шул рәвешле, 11-13 ноябрьдә Казанның өсте ябулы футбол-җиңел атлетика манежында үтәчәк финалга 8 команда чыга.
Чемпионатка 47 команда теркәлгән, шуларның 25 е Казан зонасын тәкъдим итә. Турнирда җиңү яулаган команданы «Fiat Ducato» автомобиле көтә, ә 2 һәм 3 нче яулаган командаларга спорт кирәк-яраклары һәм җиһазлар сатып алу өчен 300 һәм 150 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылачак.
“Бүген без чын мәгънәсендә тарихи вакыйгада катнашабыз, - дип ассызыклады үзенең чыгышында ТР Премьер-министры Илдар Халиков. – Илдә беренче тапкыр, Россия футбол берлеге Бөтенроссия студентлар футбол лигасы оештырылуы турында игълан иткәннән соң күпмедер вакыт узгач, бүген Татарстанда тәүге уен һәм республика Студентлар футбол лигасы чемпионатын ачу тантанасы уза. ТР Студентлар футбол лигасы әле дүшәмбе көнне генә теркәлде, инде менә бүген беренче матч үтә”.
“Без Россиянең спорт иң нык үсеш алган төбәгендә, Россиянең спорт башкаласында яшибез. Без Россия чемпионнары – “Рубин” футболчылары белән горурланабыз”, - дип ассызыклады Илдар Халиков. Премьер ТР Студентлар футбол лигасы чемпионатында катнашучы командаларга уңышлар теләде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot