Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илдар Халиков Татарстан коткаручыларына яңа техника ачкычлары, дәүләт бүләкләре тапшырды
Татарстан Премьер-министры Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
(Казан, 27 декабрь, “Татар-информ”). Бүген Татарстан башкаласында ”Казан” гаилә үзәге каршындагы мәйданда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе Казан янгынчылык-коткару гарнизоны подразделениеләре хезмәткәрләренә яңа төрдәге техника тапшыру тантанасы булды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
Әлеге тантанада Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков һәм республиканың гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин катнашты.
Илдар Халиков сәламләү чыгышында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады: 27 декабрьдә Россиядә Коткаручы көне билгеләп үтелә.
“Сезнең җиңелләрдән булмаган хезмәтегез турында мин ишетеп кенә белүчеләрдән түгел. Сезнең күбегез белән без республикабыз территориясендә булган эре техноген һәлакәтләр вакытында авыр көннәр, төннәрне бергә үткәрдек: ул “Булгария” теплоходы батуы, Казан аэропортында “Боинг” самолеты һәлакәте”, - диде Татарстан Премьер-министры.
Шул ук вакытта Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы фаҗигале вакыйгаларда гына түгел, республика өчен мөһим булган спорт ярышларында да үзенең нәтиҗәле эшен күрсәтте, дип билгеләп үтте Илдар Халиков. 2013 елда Бөтендөнья җәйге Универсиада белән 2015 елда спортның судагы төрләре буенча Дөнья чемпионатын уздырганда котаручыларга башкала халкын һәм кунакларны иминлек ягыннан комплекслы тәэмин итүдә зур җаваплылык салынган иде. Алдагы 3 елда республикада тагын дөньякүләм дәрәҗәдәге зур чаралар уздырылачак. Татарстан коткаручылары үзләренә куелган бурычларны лаеклы башкарып чыгар дип ышанам, диде Илдар Халиков.
Аннары Татарстан Хөкүмәте башлыгы республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы подразделениеләре вәкилләренә яңа техника ачкычлары һәм ведомствоның аерылып торган хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырды.
Республика янгын сакчылыгының матди-техник базасын ныгыту максаты белән төрле билгеләнештәге 16 берәмлек янгынчылык-коткару автомобиле сатып алынганлыгын билгеләп үтик.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз