news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар Халиков Татарстан буенча Җәзаларны үтәтү идарәсе алдында бурычларны билгеләде

Татарстан Премьер-министры җинаять-җәза системасында министрлык һәм ведомстволар белән актив эш булырга тиешлеген әйтте.

(Казан, 19 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның җинаять-җәза системасы өчен узган елның гадәттән тыш хәлләрсез узуы ведомство эшчәнлегенә төп бәя булып тора. Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе эшенә уңай бәя биреп, шулай дип белдерде.

Төп эш күрсәткечләре белән ведомство башлыгы Дәүфит Хәмәдишин хисап тотты.

Хөкүмәт башлыгы Илдар Халиков төп докладтан чыгып, 2016 елда да уңай нәтиҗәләр сакланганлыгы күренеп торуын билгеләп узды. “Моңа җиңел генә ирешелми. Россия территориясендә ведомство идарәләрендә төрле гадәттән тыш вакыйгалар булып торуын күрәбез. 2016 ел нәтиҗәләре тынычландырмас, 2017 елда да профилактик чаралар уздырырга, шундый ук нәтиҗәгә ирешүгә этәргеч бирер дип ышанам”, – дип ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм үзе исеменнән ведомство хезмәткәрләренә намуслы эшләре өчен рәхмәтен белдерде.

Илдар Халиков Татарстан Хөкүмәтенең җинаять-җәза системасы проблемаларына һәрвакыт игътибарлы булуын билгеләп үтте. Республика предприятиеләре катнашында 2 нче төзәтү колониясендә электр мичләренең яңа участогы файдалануга тапшырылганын, 5 нче төзәтү колониясендә полимер-ком эшләнмәләр җитештерү, 8 нче һәм 19 нчы колонияләрдә корпус җиһазы җитештерүе ачылганын санап үтте. Шул ук вакытта ул министрлыклар һәм ведомстволар белән 2015 елда ирешелгән үзара эшчәнлекнең былтыр ике тапкыр кимегәнен үкенеч белән искә алды. Узган елда бу хезмәттәшлек 140 миллионнан 70 миллион сумга кадәр калган. Җәзаларны үтәтү идарәсе белән Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау, Сәламәтлек саклау, Мәгариф һәм фән министрлыкларының актив эшләве мактап телгә алынды.

Илдар Халиков әйтүенчә, соңгы нәтиҗәләр күрсәткәнчә, эш – яңа төр продукция җитештерү заруриятендә генә түгел, электрон мәйданчыкларда да нәтиҗәлерәк эшли белүдә. Премьер-министр идарә учреждениеләренә электрон мәйданчыкларда теркәлүгә һәм электрон сәүдәдә актив катнашырга йөкләмә бирде. Ул учреждениеләрнең теркәлү мәсьәләсе буенча 1 февральгә Татарстан Республикасы Дәүләт заказы буенча агентлыгы генераль директоры Яков Геллерга хисап тотарга кушты. Илдар Халиков министрлык һәм ведомстволар, республика предприятиеләре белән үзара хезмәттәшлек итү өчен комачаулаган проблемалар турында да үзенә җиткереп баруны сорады.

Премьер-министр, башка төбәкләр белән чагыштырганда, Татарстан идарәсе төзәтү учреждениеләренең эше буенча Россия Федерациясендә иң яхшыларның берсе булып саналса да, монда гына туктап калмаска өндәде. Әле хәл итәсе мәсьәләләр байтак булуын искәртте һәм бурычларга күчте.

“Бүген махсус контингент торак мәйданнар, тукландыру, дарулар белән тәэмин ителгән, әмма көнкүреш һәм медицина шартларын тагын да яхшырту бурычы кала. 2016 елда учреждениеләр үзләрен ит, сөт, он белән 100 процент дәрәҗәдә, яшелчәләр белән өчтән ике өлеше нисбәтендә тәэмин итте. Яңа төр туклану продуктлары җитештерелә башлаган. Бу юнәлешләрдә үзләрен тәэмин итеп кенә калмыйча, сатуга да чыгарырга мөмкин дип саныйм”, – диде Илдар Халиков һәм Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына төзәтү системасы учреждениеләре белән азык-төлек җитештерү һәм читкә чыгару мәсьәләсендә актив эшләргә кушылганын әйтте.

Хөкүмәт башлыгы хөкем ителгәннәрнең хезмәт хакын арттыру мәсьәләсен дә карарга кирәклеген билгеләп узды. Шулай ук, җәмгыять тормышына кайту, адаптация мәсьәләләренең дә әһәмиятле булуына игътибарны юнәлтте. Илдар Халиков әйтүенчә, эшкә өйрәтелгәннәрнең саны (сүз уңаеннан, 2016 елда 2 мең хөкем ителгән кеше укытылган) артса да, Хезмәт министрлыгы белән берлектә, кайсы өлкәләрдә ихтыяҗ булуын җентекләп өйрәнергә кирәклеген ассызыклады. “Базар таләпләрен исәпкә алырга кирәк. Җәзасын үтәүче кеше һөнәри учреждениедә белем ала икән, алга таба үзенең кайсы өлкәдә кирәклеген аңларга тиеш”, – диде ул.

Премьер-министр наркотиклар белән бәйле җинаятьләр кылучыларның саны зур калуын билгеләп, 35-40 процент дәрәҗәсендә булуын әйтте. “Бу һәр дүртенче кеше дигән сүз. Шулай ук алкоголь исереклелеге халәтендә җинаять кылучылар да күп”, – дип ул алкогольгә, наркотикларга каршы пропаганда кирәк булуына басым ясады.

“Идарә үз хезмәткәрләре арасында хокук бозучыларны ачыклауга җаваплы карый. 2016 елда мондыйларның саны 6 кешегә артты”, – дип ул 12 хезмәткәргә карата 12 гаепләү карары чыгарылганын әйтте. Кадрлар хезмәтен эшкә кабул иткәндә игътибарлырак булырга өндәде. Илдар Халиков ведомствоның тотрыклы эш күрсәткечләрен саклап, булган кимчелекләрне бетерүгә сәләтле булуын билгеләп үтеп, республика Хөкүмәтенең киләчәктә дә ярдәм итәчәгенә ышандырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100