news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар Халиков Төркиянең "Гемонт" компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

Очрашуда хезмәттәшлекне үстерү юллары турында фикер алыштылар.

(Казан, 31 март, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген “Гемонт” җәмгыяте (Төркия) генераль директоры Мөхеттин Акташ белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган очрашуда  шулай ук Татарстан вице-премьеры – республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан икътисад министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Сибгатуллин, Премьер-министр ярдәмчесе Назил Насыйбуллин, төрле министрлык һәм идарә тармагы вәкилләре катнашты.

Кунакларны сәламләп, Илдар Халиков, Татарстан Республикасы өчен Төркия стратегик партнер булып тора, дип билгеләде. Узган елда тышкы сәүдә әйләнеше 200 млн. доллардан арткан.

“Төркия җитештерүчеләре безнең республикага ышаналар һәм монда үзләренең көчләрен туплыйлар. Бүген Татарстан территориясендә “Кастамону”, “Шишеджам”, “Хаят Кимья”, “Джошкуноз”, “Колуман”, “Аутомотив Гласс Альянс Рус”, “Тирсан” кебек компанияләр эшли. Без даими рәвештә Төркия инвесторлары белән сөйләшүләр алып барабыз”, – диде ТР Премьер-министры.

Илдар Халиков ассызыклаганча, “Гемонт” компаниясе Татарстанда үзен яхшы яктан күрсәтте. Ул Акташ әфәндегә “ТАИФ-НК” акционерлык җәмгыяте белән хезмәттәшлеге һәм Түбән Камада зур күләмдә сыйфатлы итеп башкарылган төзелеш-монтаж эшләре өчен рәхмәт белдерде.

Аннары Илдар Халиков һәм Мөхеттин Акташ алга таба да хезмәттәшлекне үстерү юллары турында фикер алыштылар.

Белешмә өчен: «Гемонт» төрек компаниясе 1991 елда барлыкка килгән. Төп эшчәнлек юнәлешләре: корыч конструкцияләр, механик һәм электрон җиһазлар ясау һәм монтажлау, торбаүткәргечләр ясау һәм җиһазлау, контроль-үлчәү приборларын монтажлау һәм башкалар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100