news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илдар Халиков Төрекмәнстан Сәнәгатьчеләр һәм эшкуарлар берлеге рәисе белән очраша

Хәзерге вакытта Александр Дадаев - Казанда.

  (Казан, 16 декабрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков белән Төрекмәнстан Сәнәгатьчеләр һәм эшкуарлар берлеге рәисе Александр Дадаев хезмәттәшлекнең перспективалары юнәлешләре турында сөйләшүләр алып барачак. Очрашу Татарстан Министрлар Кабинеты бинасында уздырылачак, дип хәбәр ителә республика Хөкүмәте порталында.

Хәзерге вакытта Александр Дадаев - Казанда. Ул Татарстан башкаласы белән Ашхабадны һава юлы белән тоташтырган даими авиарейстан файдаланган беренче пассажирларның берсе булуын билгеләп үтик.

news_right_1
news_right_2
news_bot