news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илдар Халиков Түбән Кама Сабан туенда булды

Илдар Халиков Түбән Кама Сабан туенда булды

(Казан, 8 июнь, "Татар-информ"). Кичә Түбән Камада Сабан туе узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Казан мэры Илсур Метшин, Түбән Кама муниципаль район башлыгы, Түбән Кама мэры Айдар Метшин һәм мәртәбәле башка кунаклар катнашты.

Кунаклар Түбән Каманың шәһәр төзүче предприятиеләре, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, транспорт тармагы хезмәткәрләре, ТКХ мәйданчыкларын карадылар, “Осталар шәһәре” күргәзмәсендә булдылар. Аннан соң,бәйрәмне ачып җибәрделәр. Мәйданда “Сабан туе – 2014” бәйрәме әләмеы күтәрелде.

Илдар Халиков ТР Президенты, Дәүләт советы, Хөкүмәте һәм шәхсән үз исеменнән Түбәнкамалыларны бәйрәм белән котлады. Беренче чиратта, ул авыл хезмәткәрләренә хезмәттәге батырлыклары өчен рәхмәт белдерде. Ул барысына да нык сәламәтлек, уңышлар һәм бәйрәмнән уңай тәэсирләр алуларын теләде.

Рәсми чыгышлардан соң, кыр батырларын бүләкләү һәм дәүләт бүләкләрен тапшыру булды.
РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты “Бәхетле-Агро” ҖЧҖе агрономы Раил Афзаловка, “Нефтехимагропром” ҖЧҖнең баш агрономы Илсур Әюповка бирелде. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы гаилә фермасы башлыгы Марат Авзаловка тапшырылды. Моннан тыш, Түбән Кама рәссамы Илдүс Мортазинга “ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе” исеме бирелде.

Бүләкләү тантанасыннан соң, мәйданда театральләштерелгән чыгышлар һәм бәйрәм ярышлары башланды, дип хәбәр итә Түбән Кама муниципаль районы матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot