Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илдар Халиков: "Стратегик планлаштыру бүген бик кирәк"
Санкт-Петербургта “Россия төбәкләре һәм шәһәрләрендә стратегик планлаштыру” Бөтенроссия форумы уздырыла
(Казан, 28 октябрь, "Татар-информ"). Бүгенге көндә стратегик планлаштыруның кирәклегенә Татарстан Республикасының шиге юк. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков “Россия төбәкләре һәм шәһәрләрендә стратегик планлаштыру” XII Бөтенроссия форумында “Планнар һәм чынбарлык” темасы буенча узган икенче пленар утырыш барышында белдерде.
Форум Санкт-Петербургта уздырыла (2014 елның 27-28 октябре). Пленар утырышны оештыручы - Санкт-Петербург дәүләт университетының ирекле сәнгать һәм фәннәр факультеты деканы, Гражданнар инициативасы комитеты рәисе Алексей Кудрин.
Утырыш Россиянең әйдәп баручы экспертларының ачык әңгәмәсе формасында оештырылган. Утырыш барышында чыгыш ясап, Илдар Халиков, Татарстаннан форумга тулы делегация килә, чөнки республикада төбәкнең киләчәктәге үсеше кысаларында стратегик планлаштыруга җитди әһәмият бирелә, дип белдерде. Ул шулай ук, Татарстан бүген Леонтьев үзәге белән бергә чираттагы Икътисади үсеш стратегиясен (Стратегия-2030) гамәлгә ашыра, дип билгеләде. Алдагы стратегияләр һәм планлаштырылган күрсәткечләр уңышлы булды, дип ачыклык кертте Илдар Халиков. Аның сүзләренчә, хәзерге катлаулы икътисади хәл шартларында стратегик планлаштыруның әһәмияте арта.
Стратегик планлаштыру турындагы федераль законга килгәндә, Илдар Халиков белдергәнчә, ул бик кирәк, аның төбәкләр эшчәнлеген кыскартмыйча, яңа мөмкинлекләр бирүе бик мөһим.
Пленар утырыш кысаларында стратегик планлаштыру турында “Тышкы икътисади эшчәнлек һәм үсеш банкы” идарәсе әгъзасы - рәис урынбасары А. Клепая, РФ Президенты каршындагы Россия дәүләт хезмәте һәм халык хуҗалыгы академиясе ректоры В. Мау, “Стратегик тикшеренүләр үзәге” фонды президенты В. Княгинин һәм башкалар үз фикерләрен җиткерделәр. Бер елга планлаштыруга караганда, бүген йөз елга планлаштыру күпкә җиңелрәк, дигән фикер белдерделәр әңгәмәдә катнашучылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз