news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар Халиков Сколковода моношәһәрләр үсеше буенча Татарстан тәҗрибәсе белән уртаклашты

2016 елда Татарстанда индустриаль сәнәгать мәйданчыкларындагы резидент компанияләр 167 миллиард сумлык продукт җитештергән.

(Казан, 23 март, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Сколковода моношәһәрләрне үстерү проектлары белән идарә итүче профессиональ әзерлек программасында катнашучылар алдында чыгыш ясады. Лекция «Иң яхшы практикалар. Татарстан Республикасы тәҗрибәсе» темасына багышланган иде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Илдар Халиков лекция барышында  Татарстанда моношәһәрләрне үстерү тәҗрибәсе, аларда гамәлгә ашырылган проектлар турында сөйләде. Бүген Татарстанда 7 моношәһәр бар: Яр Чаллы, Алабуга, Чистай, Түбән Кама, Кама Аланы, Менделеевск һәм Яшел Үзән. Һәрберсендә индустриаль сәнәгать мәйданчыклары төзелгән һәм эшләп килә. Хәзерге вакытта республикада шундый 62 мәйданчык бар, барлыгы анда 354 оешма-резидент эшли. Премьер-министр «Мастер» Кама индустриаль паркын (Яр Чаллы) аерым билгеләп үтте. Биредә 640 мең квадрат метр мәйдан, 250 дән артык резидент һәм 2016 ел йомгаклары буенча 45 миллиардка якын керем булган.

2016 елда Татарстанда  индустриаль сәнәгать мәйданчыкларындагы оешма-резидентлар 167 миллиард сумлык продукт җитештергән.

Илдар Халиков белдерүенчә, республика җитәкчелеге һәр проектның томышка ашуын контрольдә тота. Мондый җитди юл Яр Чаллыларга «социаль-икътисади үсештә узып киткән территория» статусына лаек булган Россиянең беренче шәһәре булу мөмкинлеген бирде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100