Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Илдар Халиков “Sika Russia” компаниясе җитәкчелеге белән очрашты
Компания МИЗ территориясендә завод төзү проектын карый
(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков “Sika Russia” компаниясе генераль директоры Сергей Зюзя белән очрашты. Очрашуда шулай ук ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин да катнашты.
Швейцариянең “Sika” төзелеш химиясе материалларын җитештерү буенча дөньяда иң эре компания булып тора. Компаниянең 74 илдә 80 филиалы бар. Компания составында җитештерү предприятиеләре, фәнни лабораторияләр, техник ярдәм үзәкләре һәм сәүдә вәкиллекләре бар. Бу компания Россиядә 2003 елдан башлап эшли, бетонга өстәмәләр җитештерүче 2 заводы һәм төрле төбәкләрдә, шул исәптә Казанда да 7 филиалы бар.
Очрашуда “Sika Russia” компаниясе генераль директоры Сергей Зюзя Илдар Халиковка “Алабуга” махсус икътисади зонасына чакыру өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренә караганда, Компания МИЗ территориясендә завод төзү проектын карый, әлеге зонаның мөмкинлекләре белән шәхсән танышкач “Sika” предприятиене икеләтә зурайтырга карар иткән. Компания 2013 елда “Алабуга” махсус икътисади зонасында яңа завод төзелешен башларга әзер, дип белдерде Сергей Зюзя.
Сергей Зюзя Илдар Халиковка “Sika” компаниясе төзелеш өчен җитештерә торган материалларны тәкъдим итте. Очрашуда бу матераилларны Татарстанда күперләр, автомобиль һәм тимер юллар төзегәндә һәм ремонтлаганда куллану мөмкинлеге каралды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз