Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илдар Халиков салым хезмәте өлкәсендә эшләүчеләрне бәйрәм белән котлады
ТР Премьер-министры Россия Федерациясе салым органнары оешканга 25 ел булу белән котлады
(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков салым хезмәте өлкәсендә эшләүчеләрне Россия Федерациясе салым органнары оешканга 25 ел тулу белән котлады.
“Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән Россия Федерациясе салым органнары оешуга 25 ел тулу белән котлыйм.
Сезне бу матур дата белән котлавыма шатмын. 25 ел – кеше тормышындагы кебек көч ташып торган, белем тупланган һәм дөньяны яхшыга үзгәртергә әзер булган вакыт.
Салым органнарын оештыру вакыты Россиядә базар үзгәртеп корулары башланган чорга туры килде. Бу катлаулы чор иде, оператив рәвештә карарлар кабул итәргә һәм салым түләтү буенча яңа алымнар кулланырга кирәк булды.
Соңгы 25 елда сезнең ведомство катнашында республика икътисады нык үзгәрде. Бу вакытта республика Европа дәүләтләренең күбесе тарихында бер генә чорны биләмәгән юл узды: салым законнарын камилләштерү буенча киң күләмле эш башкарылды, республикада эшмәкәрлек классы формалашты, икътисадта гына түгел, кешеләр аңында да үзгәрешләр булды. Болар барысы да республикадагы инвестицион климатка уңай йогынты ясады, икътисадның башлангыч юнәлешләрен саклап калудан тыш, тулаем төбәк продукты күләмен шактый арттыру мөмкинлеге бирде.
Республиканың салым органнары үз алларына куелган бурычларны һәрвакыт үтәп килде. Салым органнарының һәр хезмәткәренең профессиональлеге нәтиҗәсендә, Татарстан Республикасы Россия Федерациясе субъектлары арасында социаль-икътисади үсешнең күп кенә күрсәткеләре буенча алдынгы позицияләрне били.
Сезгә намуслы хезмәтегез, вәкаләтләрегезгә җаваплы каравыгыз, республиканың икътисад һәм социаль өлкәсе эшен тәэмин итүгә зур өлеш керткәнегез өчен зур рәхмәт белдерәм. Сезгә профессиональ үсеш, дәүләт бурычларын хәл итүдә таләпчән булуыгызны телим. Сезгә һәм гаиләгезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм уңышлар!” - диелгән котлауда.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз