Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Илдар Халиков: “Сәнәгать җитештерү һәм сату базарларын саклау мөһим”
ТР Премьер-министры сүзләренә караганда, 2014 елда Татарстан таможнясы алдына куелган бурычлар тулы күләмдә башкарылган
(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан таможнясы ТРда эшләүче федераль башкарма органнары гомумсистемасында тотрыклы һәм ышанычлы эшләве белән аерылып тора. Бу хакта бүген ведомствоның узган елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясауга багышланган киңәшмәдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков белдерде.
“Татарстан өчен таможня эше бигрәк тә мөһим, чөнки республикада товарын читкә чыгаручылар, шулай ук читтән кертүчеләрдә күп, федераль дәрәҗәдәге предприятиеләр дә бар, илнең оборонасы өчен җавап бирүче предприятиеләр турында да сүз бара”, - диде ул. ТР Хөкүмәте башлыгы сүзләренә караганда, 2014 елда Федераль таможня хезмәте бюджетка 7 трлн сум чамасы акча күчергән, бу федераль бюджетның формалаша торган өлешенең 50 проценттан артыгын тәшкил итә.
Бүген, заманча мәгълүмат технологияләрен куллану нәтиҗәсендә, таможня декларацияләренең 100 проценты да диярлек электрон рәвештә бирелә һәм әзерләнә, дип белдерде спикер. 2013 ел белән чагыштырганда, узган ел товарлар чыгару вакыты ике тапкыр кыскарган. Федераль таможня хезмәте, таможня чикләрен чыкканда җинаять кылуларны булдырмау өчен, хокук саклау органнары белән эш итә, дип искәртте ул. Бу юнәлештә Татарстан таможнясы белән дә зур эш башкарыла. “Әмма ведомствога омтылыр җирлек бар, республика күп кенә икътисади күрсәткечләр буенча лидер һәм аның ТР ның бөтен иктисады кебек тотрыклы беренче урын биләвен телибез”, - дип билгеләп үтте И.Халиков.
Шул ук вакытта ул, узган ел Татарстан өчен уңышлы булды: икътисад үсеше 101,9 процент тәшкил итте, төп капиталга инвестицияләр – 542 млрд сум күләмендә, бу 2013 ел белән чагыштырганда, күбрәк, дип ассызыклады. “Безнең планнар сезнең җитди эшегез нәтиҗәсендә тулысынча гамәлгә куелды”, - дип өстәде ТР Премьер-министры.
“2015 елда сәнәгать җитештерү һәм сату базарларын саклау мөһим. Республика өчен Татарстан таможнясы белән эшли торган безнең предприятиеләрдән тыш, башка күп предприятиеләр барлыкка килүе мөһим, - дип мөрәҗәгать итте Хөкүмәт җитәкчесе ведомство хезмәткәрләренә. - Курс аермасы чит илгә товар чыгаручы предприятиеләр һәм Татарстанда предприятиеләре булган читтән товар кертүчеләр өчен дә стимуллаштыру факторы булырдип өметләнәбез”.
Спикер сөйләвенчә, быел Татарстанда транспорт-логистика инфраструктурасын камилләштерү буенча эш дәвам итәчәк. “Ул – Идел буенда төрләргә бүлүче автоматлаштырылган почта үзәген гамәлгә кую, һәм аның эшчәнлеген “Россия почталары”ның 800 хезмәткәре тәэмин итәчәк”, - дип аңлатма бирде ул. Шулай ук 2015 елда Казанда спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты үткәрү Татарстан таможнясы хезмәткәрләре эшендә өстәмә көч таләп итәчәк, дип искәртте ул.
“Безнең 2013 елгы Универсиада кебек сынау узуыбызны исәпкә алып, 2015 елгы Дөнья чемпионатына да яхшы әзерләнәчәкбез. Безгә нәкъ беренче тапкыр кебек әзерләнергә кирәк, кунак кабул итү дәрәҗәсен күтәрү, таможня рәсмиләштерүләре, хезмәт күрсәтү дәрәҗәсен камилләштерү зарур. Бу бигрәк тә “Казан” халыкара аэропортына кагыла. Без бу этапны уңышлы узарбыз дип ышанам. 2014 елда Татарстан таможнясы алдына куелган бурычлар тулы күләмдә башкарылган”, - диде чыгышында Илдар Халиков.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз