news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар Халиков: Россиянең иң яхшы инновацион төбәге булуыбыз инвесторларны кызыктыра

Эшне муниципалитетларда көчәйтергә һәм район, министрлык башлыкларын бәяләр өчен, мониторинг системасын оештыру кирәк, диде Премьер-министр.

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). 2016 елда Татарстанда яңа уртак предприятиеләр шактый ачылды. «Алабуга» махсус икътисади зонасында төрек пыяла җитештерү оешмасы эшли, Чаллыда кытай суыткычлары җыела һәм башка эшләр белән мактана алабыз. 2016 елда чит ил компанияләре республика икътисадына, Татарстан Инвестиция үсеше агентлыгы мәгълүматлары буенча, 422 млн. доллар салган.

«Башкаларга караганда инвестицияләр тармагы төбәкне җәлеп итүе белән аерылып тора. Татарстанга бу яклап уңыш елмайды. Төп капиталга инвестицияләр җәлеп итү буенча илдә өченче, сәнәгать җитештерү өлкәсендә бишенче һәм икенче ел рәттән инде Россия субъектлары арасында инвестицияләр җәлеп итүдә без беренче. Без Россиянең иң яхшы инновацион төбәге һәм бу, билгеле, инвесторларны кызыксындыра", – дип билгеләп үтте Халиков Татарстан Инвестиция үсеше агентлыгының йомгаклау коллегиясендә.

Татарстан Хөкүмәте башлыгы чит ил инвесторлары үсеш өчен перспективалар, инфраструктура һәм аерым шартлар булмаган җиргә беркайчан да акча чыгармаслар иде, диде. Ә Татарстанда инвесторлар өчен яңа мәйданнар бар һәм әйбәт кенә эшлиләр, ирешелгәннәрдә тукталып калмаска кирәк, диде ул.

«Быел безгә эшне урыннарда, республика муниципалитетларында көчәйтергә кирәк һәм район, министрлык башлыкларын бәяләр өчен мониторинг системасын оештырырга кирәк. Дәүләт-шәхси хезмәттәшлеген көчәйтү ярый. Бу өлкәдә алга китүчеләр тәҗрибәсен өйрәнү мәслихәт», – дип белдерде И.Халиков.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100