Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илдар Халиков Россиядә хезмәт хаклары буенча бурычларга кагылышлы видеокиңәшмәдә катнашты
Видеокиңәшмәне бүген Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев үткәрде.
(Казан, 25 ноябрь, "Татар-информ") Россиядә хезмәт хакларын түләү буенча тоткарлыкларның гомуми күләме 4 миллиард сум яки предприятиеләрдә бер айлык хезмәт хакы фондының 1 проценты күләмендә исәпләнә. Бу хакта бүген Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев хезмәт хакларын түләүдә бурычлар белән бәйле вәзгыятькә кагылышлы видеоконференция режимында узган киңәшмәдә белдерде. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Дмитрий Медведев сүзләренчә, бу мәсьәләдә саннар турында гына сөйләшү дөрес түгел, чөнки һәр түләнмәгән сум билгеле бер кешегә кагыла. “Ноябрьдә акча алмаучылар 70 мең кешегә җитә. Мондый хәл булырга тиеш түгел. Хәтта азга гына тоткарыкларга бернинди аклау юк, шул исәптән бөтенесен икътисади вәзгыятькә бәйләргә дә ярамый”, – дип билгеләп үтте Россия Премьер-министры.
Дмитрий Медведев кайбер эш бирүчеләр төрле финанс схемалары аша акча "әйләндерү" мөмкинлегенә кызыга, дип искәртте. Андый хәлләр узган гасырның 90 нчы елларында еш кабатлана иде, ул чакта предприятие хуҗалары үзләренең финанс проблемаларын хезмәткәрләр исәбенә чишәргә омтылды, ә хезмәт хакларының бурычы айлар белән исәпләнде. “Мондый чорларга әйләнеп кайту булмаска тиеш”, – дип белдерде Россия Хөкүмәте рәисе.
Бурычлар җыелуның төп сәбәбе, Дмитрий Медведев сүзләренчә, оешмаларның үз акчалары булмауда. Бурычлар төрле дәрәҗәдәге бюджетлардан вакытында акча күчерелмәү аркасында килеп туган. Ләкин бу проблеманың 97 проценты оешмаларның үз акчалары җитмәүгә бәйле.
“Түләү тәртибен ныгытырга кирәк. Элегрәк без хезмәт хакларын түләүне контрольдә тоту буенча “юл картасын” раслаган идек, эш бирүчеләрнең административ җаваплылыгын арттырдык. Кем акчаны тоткарлый икән, аларга штраф яный. Икенче тапкыр шул ук хәл кабатланса, штрафлар да арта. Шулай ук без эшчеләргә компенсация күләмен арттырдык һәм һәр кичектерелгән көн өчен процент ставкасын ике тапкырга күтәрдек”, – дип хәбәр итте Россия Премьер-министры.
Әлеге тема төбәк җитәкчеләренең шәхси контролендә торырга тиеш, дип өстәде Дмитрий Медведев. “Төбәкләр бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хаклары артуга өстәмә чыгымнарны өлешчә компенсацияләүгә, һәм шулай ук бюджетны тәэмин итүне тигезләүгә дотациялар алды. Ләкин проблема саклана икән, димәк, бу күрелгән чаралар гына җитми, тагын өстәмә адымнар кирәк”, – дип нәтиҗә ясады Дмитрий Медведев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз