news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илдар Халиков Россия юристлары ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеген җитәкли

Татарстанның элеккеге Премьер-министры “Ел юристы” республика премиясен тапшыру тантанасында катнашты.

Илдар Халиков Россия юристлары ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеген җитәкли
president.tatarstan.ru

(Казан, 7 декабрь, “Татар-информ”).Татарстанның элеккеге Премьер-министры Илдар Халиков Россия юристлары ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеген җитәкли. Бу хакта Казан федераль университетында узган бүлек съездында билгеле булды.

Соңрак ул “Ел юристы” еллык республика премиясен тапшыру тантанасында катнашты.

“Россия юристлары ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеген җитәкләүдә ышаныч күрсәткән өчен съездагы барлык катнашучыларга рәхмәт белдерәсем килә”, - диде Халиков.

Халиков шулай ук халыкка һәр көнне түләүсез юридик хезмәт күрсәтелеп килгән өчен рәхмәтен җиткерде.

Искәртеп үтик, Россия юристлары ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге Татарстанда 2007 елда төзелде. Татарстанда 568 юрист әгъза булып тора. Алар адвокатура, прокуратура, суд, нотариат, дәүләт хакимияте органнары, оешмаларның хокук хезмәте хезмәткәрләре, галимнәр, югары уку йортлары мөгаллимнәре. Төбәкнең төп бурычларының берсе – халыкка түләүсез хокукый ярдәм күрсәтү.

2011 елдан шундый юридик ярдәм 4 меңнән артык татарстанлыга күрсәтелгән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot