news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илдар Халиков Россия салым органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәме белән котлады

Татарстан Премьер-министры фикеренчә, салым органнары хезмәткәрләре куйган бурычларны уңышлы хәл итә.

(Казан, 21 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков республика җитәкчелеге исеменнән Россия Федерациясе салым органнары хезмәткәрләре көне белән ведомствода эшләүчеләрне котлады. ТР Премьер-министры фикеренчә, салым хезмәте дәүләт финанс системасының тотрыклы эшчәнлеген тәэмин итүче төп буын.

"Сез алдынгы технологияләр кулланып, тырыш хезмәт күрсәткәнгә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе бюджеты тулылануын, эшмәкәрлек активлыгын рухландырып, икътисадның тотрыклы үсешен, шулай ук республикада уңай инвестиция климатын булдыруны тәэмин итәсез, куйган бурычларны уңышлы хәл итәсез”, – дип билгеләп үтә ТР Хөкүмәте рәисе.

Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе коллективының җайга салынган эше, югары нәтиҗәләргә ирешү омтылышы дәүләтнең салым сәясәтен нәтиҗәле итеп гамәлгә ашырырга ярдәм итә, дип ассызыклый Илдар Халиков.

“Барыгызга да нәтиҗәле эшчәнлек алып баруны һәм куйган максатларга ирешүне телим. Бәхет, нык сәламәтлек, уңышлар, яхшы кәеф сезгә һәм сезнең якыннарыгызга!” –  дип тели республиканың Премьер-министры Татарстан салым органнары хезмәткәрләренә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot