news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илдар Халиков: “Россия прокуратурасы һәрвакыт дәүләтнең көчен һәм гаделлеген гәүдәләндерде”

ТР Премьер-министры прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

  (Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). ТР Премьер-министры Илдар Халиков прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре – Прокуратура хезмәткәрләре көне белән котлады, дип хәбәр итә республика Президенты матбугат хезмәте.

“Хөрмәтле Татарстан Республикасы прокуратурасы органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Россия Федерациясе прокуратурасының 293 еллыгы белән котлыйм.

Россия прокуратурасы һәрвакыт дәүләтнең көчен һәм гаделлеген гәүдәләндерде. Бүген прокуратура органнары хезмәткәрләре - җәмгыятькә һәм дәүләткә хезмәт итүчеләрнең ачык үрнәге, алар җинаятьчеләргә һәм хокук бозучыларга каршы көрәшә, гражданнарның хокукларын һәм иреген яклый, закон үтәлешен катгый күзәтә.
Сезгә үзен аямый торган авыр хезмәтегез һәм дәүләт тотрыклылыгын ныгытуда зур өлеш керткәнегез өчен рәхмәт белдерәм. Татарстан Республикасы прокуратурасы органнары хезмәткәрләре һәм ветераннарына ныклы сәламәтлек, бәхет һәм Ватан өчен эшчәнлекләрендә уңышлар телим”, - диелгән ТР Премьер-министры котлавында.

news_right_1
news_right_2
news_bot