news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илдар Халиков Роспотребнадзор еллык коллегия утырышында катнашачак

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан идарәсе 2016 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясый.

(Казан, 24 гыйнвар, “Татар-информ”). Бүген Казанда Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан идарәсе 2016 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясый, һәм шулай ук 2017 елга бурычларны билгели. Татарстан Хөкүмәте рәсми порталында хәбәр ителгәнчә, идарәнең киңәйтелгән коллегия утырышында Татарстан Хөкүмәте рәисе Илдар Халиковның катнашуы көтелә.

Коллегия утырышы Казан дәүләт медицина университетында узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot