news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар Халиков РФ Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы советы утырышында катнашты

Төбәк башлыклары Идел буе федераль округындагы федерация субъектларында урта һөнәри белем бирү системасын үстерү мәсьәләләре турында фикерләште

 (Казан, 26 сентябрь, “Татар-информ”). Бүген Оренбургта РФ Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич рәислегендә округ советы утырышы узды. Анда төбәк башлыклары Идел буе федераль округы территориясендә урнашкан федерация субъектларында урта һөнәри белем бирү системасын үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

Совет утырышын ачып, Михаил Бабич Идел буен югары үсешле сәнәгать округы булуын билгеләп үтте: анда бүгенгә Россия сәнәгать җитештерүенең 25%ы тупланган. Шуңа да Идел буе федераль округы төбәкләре өчен һөнәри белем бирү темасы бик мөһим.

Михаил Бабич Совет утырышы барышында фикер алышу кирәк булган проблемаларны атады. Шуларның берсе – эшче белгечлекләр әзерләү. Ул шулай ук педагогик кадрларның олыгаю проблемасын да кузгатты.

Актуаль тема буларак, Михаил Бабич, югары белем бирү системасының нәтиҗәлелеген күтәрүне атады. “Монда безгә РФ Мәгариф министрлыгы белән эшләргә,”бер көнлек” югары уку йортларын бетерергә кирәк. Бу эшне ничек тизрәк башкарсак, бүген яңартыла торган предпрятиеләрдә яшьләрне заманча һөнәрләр белән тәэмин итү мөмкинлеге шулкадәр күбрәк булачак”,- диде ул.

Төп доклад белән Совет утырышында Оренбург өлкәсе губернаторы Юрий Берг чыкты. Ул урта һөнәри белем бирү өлкәсендәге өч төп мәсьәләгә кагылды: укытучыларның һәм мастерларның уртача эш хакының үсеше; һөнәри белем алуны тәэмин итү өчен комплекслы чаралар эшләү; гамәли квалификацияләрнең күп функцияле үзәкләрен формалаштыру.

Юрий Берг уку йортларын финанслау һәм җиһазлау мәсьәләләренә аерым тукталды. Белем бирү учреждениеләрен яхшыртуга тотылган акчаның гомуми күләме 2013 елда 35 млрд сум тәшкил иткән.
Студентларны тулай торакта урын белән тәэмин итү дә җитди проблема булып тора.

Йомгаклау сүзендә Юрий Берг, урта һөнәри белем бирү өлкәсендәге мәсьәләләрне көйләүче РФ законнарын һәм норматив хокукый актларны камилләштерү буенча тәкъдимнәрне Советның протокол карары проектына кертүне, һәм проектны тулысынча кабул итүне тәкъдим итте.

Оренбург өлкәсе губернаторы матбугат хезмәте материаллары буенча шулар билгеле булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100